Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов: Җирлекне матурлау өчен барын да эшлибез

Иске Карамалы, Түреш, Күбәк, Яңа Карамалы авылларын берләштерүче Иске Карамалы авыл җирлегендә быел да төзекләндерү, яңарту эшләре шактый башкарылды. Юллар да эшләнде, балалар өчен мәйданчыкларның да кайтуы көтелә... Башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илнур Кәримов белән әңгәмә кордык.

- Илнур Нәгыймович, халыктан үзара салым акчасын җыюда авырлыклар булмадымы?

- Җирлектә салым акчасын җыюда беркайчан да проблема булмады. Халык бу эшкә баштан ук җитди карады. Барлыгы 801 мең сум күләмендә акча җыелган иде. Әлеге сумманы дәүләт тагын дүрт тапкыр арттырып кайтаргач, саллы гына сумма килеп чыкты.

- Иске Карамалы авылы элек-электән икенче район үзәге кебек булды. Бүген дә төзеклек күзләрне иркәли...

- Әйе, үзара салым акчасының иң күп өлеше үзәк мәйданны ремонтлау өчен тотылды. Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Асфальт җәелде, брусчатка түшәлде. Машиналар кую өчен өч урында парковка ясалды. Әлеге эшләр өчен үзара салым акчасыннан 1 млн 720 мең сум финанс тотылды.

- Яңа Карамалы авылындагы иске мәктәптә нинди эшләр башкарылачак?

- Иске мәктәпне клуб итеп үзгәртергә планлаштырабыз. Салым акчалары хисабына бинаның түбәсе алыштырылачак, дивары тышланачак. Авылның үз клубы булачагына халык сөенеп йөри.

- Җирлеккә балалар мәйданчыгы да кайтарасыз, дип ишеттек...

- Сабыйлар инде аның кайтуын күптән зарыгып көтә. Мәйданчык Күбәк авылының элеккеге клубы урынына урнаштырылачак. Таганы, кечкенә тавы һәм башка уен җиһазлары булган әлеге корылма якын көннәрдә кайтып җитәргә тиеш.

- Мөслим-Актаныш юлының озак еллар проблемалы булган Иске Карамалы участогында юл ремонты төгәлләнде. Ә авыл эчендәге юллар ни хәлдә?

- Иске Карамалы авылында Набережная урамының бер өлеше ремонтланды. Алдагы елларда да халык бердәмлек күрсәтсә, үзара салым хисабына җирлектәге юлларны тәртиптә тотарбыз, дип уйлыйм.

- Илнур Нәгыймович, юллар ремонтлау һәм карап-чистартып торудан тыш, үзара салым акчалары тагын нинди максатларда тотыла?

- Иске Карамалы авылының "Кояшкай" балалар бакчасында һәм Күбәк урта мәктәбе территориясендә артезиан коесы казылды. Покровка авылында ташландык зират бар иде. Аның коймасын профнастил белән тоттык. Изге йортка төс кереп киткәндәй булды. Иске Карамалы, Яңа Карамалы, Түреш, Күбәк авылларында урам утларының санын арттыру турында да уйлыйбыз. Үзара салым акчасының һәр тиене исәптә. Җирлектәге эшләрне башкару өчен кирәкле инструментлар, төзекләндерү эшләре өчен акбур, буяулар һ.б - барысы да әлеге хисапка алынды. Яшәгән җиребезне матурлау өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Җирлектәге халык белән үзара аңлашу булгач, авырлык тойганыбыз юк.

Әңгәмәдәш - Лилия Шәймиева.

Фото - Матбугат үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев