Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәков Навальный сүзләре турында: Бөек Ватан сугышы ветеранын тәнкыйтьләү - ул аны мәсхәрә итү

Ул мондый сүзләр Бөек Ватан сугышы ветеранына мораль зыян китерергә мөмкин, дип өстәде. 

ТР ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы хуплады. Артеменконы Алексей Навальный мыскыл иткән булган. 
"Алексей Навальный төрле үз фикерен әйтергә хокуклы. Һәр кеше чыгыш ясарга, хакимиятне дә, кешеләрне дә тәнкыйтьләргә мөмкин. Ләкин безнең өчен изге кешеләр бар. Бу безнең сугыш ветераннары. Алар үз тормышларын безнең илне саклап калу өчен биргән. Үз фикере булган кешене, бигрәк тә сугышта катнашучыны тәнкыйтьләү — ул бик начар гамәл һәм мәсхәрә», — диде Иштирәков. 
Ул мондый сүзләр Бөек Ватан сугышы ветеранына мораль зыян китерергә мөмкин, дип өстәде. 
«Мондый гамәлне ут һәм су үткән һәм исән калган кешеләргә карата эшләргә ярамый. Мондый сүзләр белән аларны үтерергә телиләр», — дип йомгаклады Хәбир Иштирәков. 
Элегрәк Алексей Навальный Russia Today каналының видеоязмасын интернетка урнаштырды. Анда танылган кешеләр Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирүне хуплыйлар. Алексей Навальный чыгыш ясаучыларны "сатлыклар" дип атаган.
Видеоязмада шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменко чыгыш ясады.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/06-06-2020/ishtiryakov-o-vyskazyvaniyah-navalnogo-kritikovat-veterana-vov-eto-koschunstvo-5748113

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев