Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишегалдында – көтелгән ремонт

“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Мөслимнең Тукай урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре бара.

Тукай урамындагы 58нче һәм 60нчы йортлар ишегалдында яктырткычлар куелачак, ял зо­насы ясалачак. Җәяүлеләр юлы да эшләнәчәк. Тротуарлар ясау өчен материалларны алып кай­тып куйганнар инде. Ремонт эшләрен Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” оешмасы егетләре башкара. Бүген алар машиналар кую урыны ясау белән мәшгуль.

– Балалар, оныклар кайтса, рәхәтләнеп ял итәр, без – өлкәннәргә дөнья хәлләрен сөйләшеп утырыр өчен матур ял урыны булачак. Алла­га шөкер, бөтен ишегаллары да матур, төзек хәзер, – ди Рәмилә Хәбибуллина, сөенеп.

– Тукай урамындагы йортлар­да яшәүчеләрнең шатлануын күреп, без дә сөенәбез. Ремонт эшләре бары­шында балалар өчен уен мәйданчыгы да эшләнәчәк. Махсус мәйданчыкта “Счеты на столбах” уены, таган була­чак. Шунда ук кече архитектура корыл­малары да урнаштырыла, келәм кагу һәм кер элү өчен махсус җайланмалар, чүп савытлары, эскәмияләр куела, – ди район Башкарма комитетының инфра­структур үсеш бүлеге җитәкчесе урын­басары Илнар Сәйфиев.

“Безнең ишегалды” программа­сы нигезендә Мөслимдә күпфатирлы алты йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылды. Быел бу эш өчен республика бюджетыннан 11 млн сум акча каралган. Финанс яктан мөмкинлекләр булса, ишегалларын яшелләндерү дә күздә тотыла.

– Тротуарлар да, башка төзекләндерү эшләре дә халыкка уңайлы булсын өчен эшләнә. 2020 елда Авзалов урамында­гы 1Б, Кооператив урамындагы 156-166, 158А йортлары, Яшьләр урамындагы 3/1 йорт ишегаллары шушы программа ярдәме белән ремонтланды. Програм­ма беренче чиратта юллар һәм тротуар­лар ясауны, ишегалдында яктырткыч­лар урнаштыруны максат итеп куя, – ди Илнар Сәйфиев.

Хәтерләсәгез, 2018 елда Мөслим районы күпфатирлы йортлар ишегал­дын төзекләндерү пилот проекты кы­саларында Кооператив урамындагы 227, 229, 237, 239 йортлар ишегалдын төзекләндерелде. Район Башкарма ко­митеты вәкилләре хәбәр итүенчә, про­грамма алдагы елларда да эшләячәк.

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев