Мөслим-информ

Исерекләргә ялган аракы һәм көмешкә сатучылар айныклар бит?

Газета битләрендә әледән-әле эчүчелек турында, ясалма аракы, көмешкә яки кушылмасында спирт булган флаконнар сатучылар хакында язмалар басылып тора. "Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый" дигән әйтемдәге кебек, күпме генә язсак та эчкән кеше барыбер шешәсеннән аерылмый - эчүен дәвам итә, агу сатып, җиңел кәсепкә салынучылар да туктарга уйламый. Әмма, исерекләргә...

Урамда авылдашымны очраттым. Бер авылда яшәсәк тә, сирәк күрешергә туры килә. Шуңа күрә, иң элек сүземне хәл сорашудан, тормышлары белән кызыксынудан башламакчы идем. Әмма, күңел төшенкелеге йөзенә үк чыккан танышым, "хәлләрегез ничек, әйбәтме?" - дигән сорауны бирүгә үк, елый башлады. Бу сорауны бирүемә үземне сүгәргә дә өлгермәдем, авылдашым үз хәлен сөйләп китте.

"Безнекен беләсең бит инде. Ничек кенә тырышсам да, барыбер эчүен ташлата алмадым. Әле өйдә генә булганда әйбәт ул. Кешегә барып, аның ясалма аракысын, я булмаса теге спиртын эчеп кайтты исә, тавыш чыгара. Тавышланып кына калса ярар иде, төне буе йокламый, дулап чыга - беркемгә дә көн юк. Кичке ашны ашарга җыенганда, күршебез, әз генә утын бар иде, өешеп бир әле дип, алып чыгып киткән иде, бөтен бәла шуннан башланды", - дип, күңеленә җыелган бар ачысын сөйләп ташлады. Күршеләре эшләгән өчен флаконлы спирт (рәсми телдә - составында спирт булган сыеклык дип атала) белән түли икән.

Имәндә икән чикләвек... Кара ничек җайлы әмәлен тапканннар эш эшләтү өчен? Каяндыр, кемдер аша шул шешәләрне 8-10 сумга гына кайтаралар да, ихаталарындагы бөтен эшне шул аракы колларына эшләтәләр икән. Билгеле инде, тәкъдим итүчесе булганда, эчүчесе табыла.

Авылдашыма ничек ярдәм итәргә дә белмәдем. Ләкин, үзем дә мондый мисалларга байтак тап булганга, түзеп кала алмадым, шушы эчемлекләр сатучыларга газета аша мөрәҗәгать итәргә булдым.

"Татар башын татар ашар", ди халык мәкале. Бер авылда, бер урамда яшәгән күршеңә, хәтта сәламәтлек өчен бик зыянлы икәнен белә торып, шушы агуны эчерткән адәм баласына ни әйтәсең. Югыйсә, бу кешенең буй җиткергән, ялланып эшләүче шул күршесеннән ике тапкыр калын ике улы, күпме туганнары бар. Бәлки алар белән бергәләп эшләсә, ихата эшләрен бергәләп башкарсалар, әлеге гаиләдә туганлык җепләре тагын да ныгыр иде. Яки киресенчә, бергә башкарып чыктык, әйдәгез бергә шушы спиртны да эчик инде дип, ник шул шешәләрне эчермәскә? Юк, эчми ул аны. Ник эчсен?! Аның зарарын белә бит ул. Шуны эчеп, агуланып үлсенме? Ә күршегә ярый, ул алкашка ник ярамасын? Әле шушы бай ир янында, үзенчә бик уңган, гадел һәм авылдашларына һәрвакыт изге теләктә яшәүче, акыллы тормыш иптәше дә бар бит. Ләкин ире күршесе кулына шул спиртны тоттырып чыгарганда яки салып эчерткәндә, бу акыллы тормыш иптәшенең кайда булуын һәм нинди теләкләр теләвен генә аңлый алмыйм.

Мактанып әйтүем түгел, егерме елдан артык ялгыз яшәү дәверемдә, (мактана торган әйбер түгел, әлбәттә) беркайчан да, өемдә булсынмы, ихатамда булсынмы, кеше чакырып эш эшләтмәдем. Булдыра алганча һәм кулымнан килгән кадәр үзем башкардым яки туганнарым ярдәм итте. Шуңадыр бәлки, бүгенге көнкүрешем дә, бик гадидер. Әмма, кеше эшләтеп, агу эчертеп корган тормышта яшәгәнче, минем гади тормышым кыйммәтрәктер, дип уйлыйм.

Авылыбызда ялгыз яшәүче әби-апалар да күп. Әмма, мин аларның да кешене яллатып эшләтеп, спирт яки ялган аракы белән түләгәннәрен ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Булган пенсиясеннән әз генә акчасын, яки ипи-чәен биреп чыгара ул. Чөнки алар беләләр һәм аңлыйлар: бу кешенең гаиләсе, балалары бар. Эчертеп, үземә рәнҗеш җыясым юк, диләр алар.

Чыннан да, ул ялланып эшләүченең дә хатыны, балалары яки әнисе, һич булмаса бергә яшәүче туганнары бар бит. Сездән алган шул агуны эчкәч ул бит өенә кайта, тавыш куптара. Ә бик изге күңелле кешеләр булгач, шул сыеклыкларыгызны эчерткәннән соң, ник үз өегездә генә кундырмыйсыз шул исерекләрне? Ә бу көнне аның йортында тынычлык булыр, гаиләсе, балалары бер кайгысыз рәхәтләнеп йоклар иде. Үзегез төн йокламыйча, бер сәгать кенә булса да, шул исерек белән торып, аның көен көйләп яки җүләрләнүенә түзеп карагыз әле сез. Шуннан соң бәлки, ул сыеклыкны эчертү түгел, бөтенләй алып кайтасыгыз да килмәс иде!

Әлеге сыеклыкларны сатучыларны фаш итүдә авыл җирлеге башлыкларының да карашын аңламыйм мин. Район җитәкчелеге һәрвакыт әйтеп килә: авылда җирлек башлыгы белмәгән нәрсә булмый һәм булмаячак та. Чыннан да, Һади Такташның "Һәр заманның була сволочы, үзенә күрә каһәр суккыры" дигән шигырь юлларындагыча, һәр авылның шушы каһәр суккыры әләкчеләре дә, хәбәр ташучылары да җитәрлек. Кемнеңдер спирт яки ялган аракы сатканын, шуларны эчертеп, эш эшләткәнен, аның көнче дусты, күршесе яки туганы үзе үк башлыкка барып әйтә, югыйсә. Әйтә, чөнки туганының, авылдашының яхшырак яшәвеннән дә, артыграк эш башкаруыннан да көнләшүчеләр җитәрлек.

Ялган аракы, спирт сату буенча күңелемне тырнаган уйларым, фикерләрем әле бетмәде. Бу язмамны тагын дәвам итеп булыр иде. Әмма, "Балык башын күпме чәйнәсәң дә, ул ит булмый!" дигән әйтемдәге кебек, эчүчеләр дә, шул агуны сатучылар да кимемәс, әлбәттә. Бары тик, язма аша үзләрен танучылар яки минем хакта түгел микән бу язма дип, борчылучылар булса, димәк, әле бу кешеләрдә намус дигән төшенчә бар һәм кешелеклелек сыйфатлары да үлем бетмәгән икән, дигән уй туар.

Югарыда язылган хәлләр бер Метрәйдә генә икән дип уйлый күрмәгез. Районыбыздагы 71 авылның күбесендә мондый хәлләр бихисап. Беренче юлга бу авылдашларымның исемнәрен күрсәтүне кирәк тапмадым. Ләкин, һәркем үзенә нәтиҗә ясап, мондый "яхшы сатучыларыбыз" үзләренең бизнесларын туктатмый икән, киләчәктә исем-атамаларын да күрсәтми булмас, мөгаен.

Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: