Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исереккә диңгез тубыктан

Хак сүзләр. Әгәр дә шулай булмаса, аракы эчкән хәлдә руль артына утырырлар идемени алар? Шул исерекләр аркасында күпме гаиләләр таркала, күпме хатыннар - тол, балалар ятим кала. Исерек шоферлар аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең исәбе-саны юк. Шушы күңелсез хәлләрне булдырмау максатында РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ул исерткеч...

Хак сүзләр. Әгәр дә шулай булмаса, аракы эчкән хәлдә руль артына утырырлар идемени алар? Шул исерекләр аркасында күпме гаиләләр таркала, күпме хатыннар - тол, балалар ятим кала. Исерек шоферлар аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең исәбе-саны юк.

Шушы күңелсез хәлләрне булдырмау максатында РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ул исерткеч эчемлекләр куллану яисә медицина тикшерүе үтүдән баш тарту аркасында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән шоферларга кагыла. Әлеге матдә нигезендә машина йөртүчеләргә ике елга кадәр ирегенннән мәхрүм итү яисә 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф карала. Шулай ук 400 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш тә кулланылырга мөмкин. Боларга өстәп, шофер машина йөртү таныклыгыннан өч елга кадәр мәхрүм ителә.

Җәзалар катыланса да, районда ел дәвамында исерек шоферлар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен һәм хокук тәртибен бозу очраклары шактый ачыкланган. Мәсәлән, В. 2015 елда спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен суд карары нигезендә 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан колак кага. Һәркөн машинада йөргән, әле хезмәте дә автотранспорт йөртү белән бәйле булган кеше өчен мондый җәза сабак булырга тиеш тә бит. Юк шул, беренче җәза вакыты төгәлләнмәс борын яңадан исерек хәлдә руль артына утыра, өстәвенә каршы як полосага чыгып, каршысына килгән икенче машинага бәрелә. Нәтиҗәдә машинадагылар, төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла. Бүген инде В. өч елга машина руленең кайда икәнен онытырга мәҗбүр.

Икенче бер очракта Р. 2016 нчы елның 11 маенда ике елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Ә аңа бу карар "нипочем". Ун айдан соң ул тагын исерек хәлдә руль артына утыра. ДАИ хезмәткәрләре очрамаса, нәрсә генә эшләп бетәр иде? Чөнки медицина тикшерүеннән соң аның канында 0,754мг/л алкоголь булуы ачыклана.

Исерек хәлдә руль артына утырган Т. дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә акча тәкъдим итә. Әмма юл-патруль хезмәте инспекторы, уяулыгын, төрле җинаятьләргә юл куймавын исбатлап, әлеге гражданинны ришвәт бирүдә гаепле дип таба. Күрәсең Т. аракы белән бергә үзенең кешелек сыйфатларын да югалткандыр. Аның үз гаебен таныйсы урында яңа җинаять кылуын башкача берничек тә аңлатып булмый.

Кая бара бу дөнья?! Инде гүзәл затлар да спиртлы эчемлек кулланган хәлдә машина руле артына утыра башлады. С. 2016 нчы елның 5 маенда салмыш хәлендә машина белән идарә иткән өчен ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Балалар анасы үзенең бу адымына үкенгәндер дисезме? Буламы соң?! Ун ай да узмый, ул шул ук хәлдә кабат руль артына утыра һәм тоткарлана. Я, бу ханымны нәрсә дип оялтырга да, аның акылына тәэсир итәрдәй нинди үтемле сүзләр табарга? Хәмер белән дуслыгы аркасында гомер бүләк иткән сабыйларын ризыксыз калдыруын, аларны әни җылысыннан мәхрүм итүен аңлыймы икән ул?

Мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин. Югарыда санап үтелгән райондашларыбыз бүгенге көндә суд билгеләгән җәзаларын үтиләр. Тик шунысы кызганыч: "яшел елан" зәхмәтенә каршы тора алмаган шоферлар, әллә нинди җәзалар алсалар да, кабаттан шул юлга басалар. Шулай булгач, аларга карата кануннарның тагын да кырысрагын һәм катлаулырагын кабул итәргә вакыт җитмәде микән?

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев