Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек машина йөртүчеләргә җәзалар тагын да катгыйланды

Исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен административ җәза алган зат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта җинаять җәзасы ала. Бу хакта РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә язылган. Ул 2015 нче елның 1 июленнән гамәлгә кергән иде.

Хәзер исерек килеш кабат рульгә утырган өчен җинаять җәзасы бирелә. ЮХИДИ яисә полиция хезмәткәрләренең таләбеннән соң, исерек булуга тикшерү үтүдән баш тартучыларга, шулай ук РФ Җинаять кодексының 264 маддәсендә (2, 4, 6 бүлекләр) каралган җинаятьләр өчен хөкемгә тартылган затларга да шушындый җәза яный.

Өч елга кадәр билгеле вазыйфаларда эшләү яисә билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 200-300 мең сум күләмендә яисә хокук бозучының (бу очракта хөкем ителгән затның) бер елдан ике елга кадәр чор өчен хезмәт хакы күләмендә штраф; яисә өч елга кадәр билгеле вазыйфаларда эшләү яисә билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр; яисә өч елга кадәр билгеле вазыйфаларда эшләү яисә билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән ике елга кадәр мәҗбүри эшләр; яисә өч елга кадәр билгеле вазыйфаларда эшләү яисә билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән ике елга кадәр төрмәгә ябылу - җәза төрләре менә шушындый булырга мөмкин. Моннан тыш өстәмә җәза рәвешендә өч елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан (правадан) мәхрүм ителү дә бар.

Быел гына да Мөслим районы буенча РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә 11 җинаять эше ачылды, шулар буенча 8 кеше хөкемгә тартылды. Күрәсез, җәза каты. Бик зур күләмдә штраф түләү белән беррәттән аларның биографиясендә "хөкем ителгән" дигән тамга барлыкка килде. Моннан тыш алар балаларының да киләчәген бозды. Чөнки күпчелек уку йортларына укырга кергәндә, аерым алганда погоннар тагып хезмәт итү белән бәйле булганнарга, абитуриентның барлык якын туганнарын да "җиз иләк аша үткәрәләр". Араларында хөкемгә тартылган әти һәм абыйлар булу укырга керүче өчен файдалы булмаячак. Хөкем ителгән булу эшкә урнашканда да комачаулыклар тудырырга мөмкин.

Димәк, исерек хәлдә машина йөрткән шофер шушындый ук гаебе өчен правасыннан мәхрүм ителгән булса; алдагы правадан мәхрүм ителүдән бер ел үтмәгән булса; исерек килеш кылынган юл һәлакәте өчен хөкем ителгән булса, машина йөртүчегә Җинаять кодексы нигезендә җәза бирелә. (Хөкем ителү төрмәдә ябылудан соң өч ел үткәч кенә алына). Барлык очракларда да медицина тикшерүеннән баш тарту шулай ук исерек булу дигәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев