Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр

Россиянең Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев белдерүенчә, ОСАГО бәясенең коэффициенты биш тапкырга арттырылырга мөмкин, дип яза "Татар-информ".


Россиянең Финанс министрлыгы исерек килеш машина идарә иткән өчен ОСАГОга биш тапкыр арттырылган бәя коэффициентын кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта, идарә башлыгы урынбасары Алексей Моисеевка ссылтама биреп, ТАСС агентлгы хәбәр итә.

«Коэффициент әлегә уйланыла. Әгәр кеше руль артында исерек килеш тотылса, биш коэффициенты кулланырга тиеш», - дип аңлатты Алексей Моисеев.

Шул ул вакытта ул, әгәр алдагы ел дәвамында машина йөртүче хокук бозмаса, полис бәясе аның өчен түбән булачагын белдерде.

Элегрәк Россиянең Финанс министрлыгы иминиятләү канунына тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан да күбрәк арттырган, исерек килеш автомобиль идарә иткән һәм каршы полосага чыккан өчен өстәмә коэффициент кертүне караган төзәтмәләр проектын урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев