Исерек килеш машина белән идарә иткәндә эләккән хатын-кызларның берсе – укытучы!
Узган атнада Мөслимдә алкоголь исереклеге хәлендә машина белән идарә иткән 3 ир-ат тоткарланды. Ел башыннан әлеге сан 78кә җитте. Шуларның 3 се - хатын-кыз.
Аларның 3 сенә дә җинаять эше кузгатылган. Гүзәл затларның икесе бер ел эчендә алкогольле эчемлек кулланган хәлдә ике-өч тапкыр тоткарланган. Шунысы гаҗәп: исерек килеш машина белән идарә иткәндә эләккән хатын-кызларның берсе - укытучы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев