Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек хәлдә машина белән идарә иткән

43 һәм 42 яшьлек якташларыбыз руль артына кабат исерек хәлдә утырган.

Район прокуратурасы 43 яшьлек Мөслим авылы кешесе һәм 42 яшьлек Рус Шуган авылы кешесенә карата дәүләт гаепләүләрен хуплады. Суд аларны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (административ җаваплылыкка тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы) гаепле дип тапты.  
Мөслим авылы кешесе 2020нче елның 23 апрелендә 15 сәгать 5 минутта Мөслим авылының Колхоз урамында исерек хәлдә машина белән идарә иткәндә туктатыла. Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели. Ул 2 елга транспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм ителә. 
2020нче елның 19 апрелендә Рус Шуган авылының Ленинская урамында тоткарланган зат та исерек була. Суд аңа 250 сәгать мәҗбүри эш бирә һәм шулай ук 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә. Хокук бозучыларның икесе дә элек тә исерек көе машина йөрткән өчен административ җәзага тартылган булган. 

Район прокуратурасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев