Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исемлектә сез дә юкмы?

Авыл хуҗалыгында эшләгән өчен пенсиягә өстәмә алырга мөмкинлек бирүче эш төрләре артты. Бүгенге көндә билгеләнгән түләүгә 25 процент өстәмәне авыл җирлегендә яшәүче 1455 мөслимле ала.

Бу өстәмәгә авыл җирендә яшәүче, авыл хуҗалыгында 30 ел стажга ия эшләмәүче пенсионерлар хокуклы. Стажга колхоз-совхозлар, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында терлекчелектә, үсемлекчелектә һәм балык үрчетүдә эшләү керә (500 дән артык һөнәр). Исемлекнең яңа редакциясенә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җитештерү җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонт белән бәйле затлар; склад мөдирләре, авыл хуҗалыгы җитештерү объектларын саклау белән бәйле затлар кертелде. Моннан тыш һөнәрләрнең яңа исемнәре пәйда булды: авыл хуҗалыгында эшләүче шәхси эшмәкәрләр; лаборатория (агрохимия, орлыкчылык), җитештерү (колхоз, совхоз, крестьян-фермер хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы кооперативы, артель һәм башка авыл хуҗалыгы оешмалары, шулай ук төп эшчәнлеге авыл хуҗалыгы булмаган оешманың үсемлекчелек бүлекчәләре) лаборантлары; табиб-эпизоотолог; ветеринария лабораториясе, ветстанция мөдирләре, ветеринария табибы, ветеринария фельдшеры; колхоз, совхоз, крестьян-фермер хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы кооперативы, артель һәм төп эшчәнлеге авыл хуҗалыгы булган башка оешмалар диспетчеры.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X