Мөслим-информ

Исеме дә гөлгә тиң

Иске Карамалыда яшәүче Ләйлүфәр апа җитмештән артык гөл үстерә. 73 яшьлек ханымның өендә аларның ниндиләре генә юк!

53 ел элек Мари Эл республикасының Бәрәңге районыннан Иске Карамалы авылына килен булып төшә Ләйлүфәр апа. Башта хастаханәдә санитарка булып эшли, аннары мәктәптә хуҗалык эшләрен башкара. Соңыннан 24 ел дәвамында авыл пекарнясында ипи пешерә.  
– Ләйлүфәр исемле кеше районда башка юктыр, мөгаен. Әбекәй белән бабакаем аны аятел-көрси догасындагы иҗекләрдән кушып ясаган. “Иманлы, белемле, нурлы булуыңны теләдек. Догаларыбыз кабул булсын! Бәхетле бул, балам!” дип телиләр иде, – ди Ләйлүфәр апа.
Тормыш иптәше Әнвәр белән ул Чиләбедә шахтада эшләгәндә таныша. Берсе – ачык, икенчесе ябык шахтада эшләгән егет белән кыз тиз арада уртак тел таба. Салам түбәле авыл өенә килен булып төшкәч тә, кызның якты хыялларын болыт капламый. Югыйсә, кыз гел башка төрле тормыш турында хыялланган була. Очрашып йөргәндә “Тузанлы урынга да утыртмам, какмам-сукмам” дигән ир-егет, өйләнгәч, чын йөзен күрсәтә. Ир 20 яшьлек тормыш иптәшенең чибәрлеге, һәм уңганлыгы һәрвакыт көнләшеп яши. Югыйсә, Әнвәр дә төшеп калганнардан түгел. Үз гомерендә күпме йорт, каралты-кура салган кеше! Балта остасына ул вакытта заказлар аз булмый.
– Әниебез беркайчан да эчендәгесен тышка чыгармады. Булганыннан канәгать булып, һәр көнгә сөенеп, рәхмәтле булып яшәде. Безнең өй һәрвакыт чәчәкләргә күмелеп утырды. Гөлләр – әнинең юанычы, сердәше. Әнием намаз укыганда, дисбе тартканда гөлләр, таҗларын ача төшеп, аңа үреләләр төсле, – ди Ләйлүфәр апаның кызы Роза.
Тәрәзә төбендәге бегония гөлләре урамнан ук, кызыл, сары, алсу һәм ак төсләре белән күзләрне камаштырып, игътибарны җәлеп итә.
– Бик күп еллар элек бертуган сеңлемнән бегониянең ике генә яфрагын алып кайткан идем, шуннан үсеп киткән гөлләр бу. Чәчкә-гөлләрне мин электән якын итәм. Әниебезнең күпләп гөл үстергәне хәтердә. Безнең йортта песи гөленең генә дә алтыдан артык төре бар иде, – дип искә ала Ләйлүфәр апа.
Чәчәк яратмаган хатын-кыз юктыр ул. Ләкин һәркем дә үстерә, тәрбияли алмый шул гөлләрне. Ләйлүфәр апа гөлләр шау чәчәктә утырсын өчен аларны ихлас күңелдән яратырга, алар белән сөйләшергә, тәрбияләргә кирәк, ди.
– Иртәнге намаздан соң су сибеп, төпләрен йомшартканда, гөлләремнең хәлләрен сорашам. Үсми утырсалар, ачуланып та алам. Чәчәкләрем, балаларым, оныкларым – тормышымдагы иң зур бәхетем. Алар белән мәңге картаймам төсле, – ди Ләйлүфәр апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: