Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгә “Китап кортлары” җыелачак

Программада: шигырь уку, якташ шагыйрьләр чыгышы, концерт номерлары.

12 май көнне “Кояшлы Ык” яр буе ял зонасындагы афитеатрда “Китап корты” исемле әдәби фестиваль узачак. Программада: шигырь уку, якташ шагыйрьләр чыгышы, концерт номерлары. Яр буенда уеннар, иҗади конкурслар, шигъри аланнар һ. б. мәйданчыклар эшләячәк, китап сәүдәсе, сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре, китап күргәзмәләре оештырыла. “Мин укырга яратам” фотомәйданында фотога төшәргә, “Тәмле алан”да карабодай боткасы белән сыйланып, кайнар чәй эчәргә була. Кечкенәләрне мультфильм геройлары көтә. Шулай ук аттракционнар эшләячәк. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итәләр фестивальне оештыручылар. 6+

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев