Иршат Әхмәтов: “Дымны сатып алып булмый”
“Туган як” агрофирмасы игенчеләре уҗым тукландыру, көздән эшкәртелгән җирләрдә дым каплау кебек агрочараларны кыска срокта төгәлләде.
Бүген игенче дә, агроном да – үз стихиясендә. Иртә яздан кырга ашкынган җир кешесе – икмәк фронтының алгы сызыгында. Аның өчен дөнья мәшәкате дә, ял төшенчәсе дә арткы планда. Тукландыруны минераль ашлама максималь дәрәҗәдә файдага эшләрлек срокта башкарырга кирәк. Җирдә булган дымны саклап калу да кичектергесез эш.
“Туган як” агрофирмасында 2 мең гектарда чәчелгән уҗым культуралары астына минераль ашлама кертүне төгәлләгәннәр. Быел агрофирмада ашламаны һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 85 килограмм исәбеннән туплаганнар. Бу – узган елгыдан 20 килограммга артык, дигән сүз.
– Көздән бер метр катламда дым запасы 150 миллиметр гына булды. Аның каравы кышын басуларда кар катламы 40-45әр сантиметрга җитте. Кар сулары җиргә сеңеп кенә барды. Дымны сатып алып булмый, шуңа күрә тырмалауны кыска срокта башкаруны максат итеп куйдык, – ди агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов.
Алым киңлеге 22-24әр метрлы тырмалар таккан куәтле тракторлар хәрәкәт итә басуда. Бер агрегат тәүлегенә 300 гектардан артык мәйданда дым каплый. Куәтле тракторлар саны уникегә җиткән. Әлеге тимер атларның егәрлеге унар гади тракторны алыштырырлык, диләр. Дөрес, МТЗ, ДТ-75 тракторлары да хәрәкәттә. Кыр эшләренә әлегә унысы тартылган. Алар бәләкәйрәк басуларда хәрәкәт итә. Бу язда 5300 гектарда дым каплатылган.
Язгы кыр эшләрен технологик срокларда башкарып чыгу максатында агрегатларга икешәр механизатор беркетелгән. Ильяс Әюпов, Әбүләес Морзаханов, Вәлиулла Хәбибуллин, Фидаил Гыйзетдинов, Сирин Хуҗин, Камил Дәүләтшин, Илнар Сөләйманов, Илсур Төхбәгалиев һәм башка тәҗрибәле механизаторлар эшли бүген басуда.
– 15 апрельдә чыккан идек. АГС-22 универсаль тырмалар белән дым каплыйм. Җитештерүчән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Тракторларга заправка кырда ясала, ашату оештырылган, бер тоткарлык та юк, – ди гомер буе механизатор булып эшләүче Әбүләес Морзаханов.
Киң алымлы тырма агрегатының секцияләре төрле яссылыктагы рельефны бердәй тигез эшкәртерлек итеп көйләнгән. Аның артыннан җир өслеге тигез булып кала. Бер басудан икенчесенә күчкәндә җиңел генә җыелуы белән дә уңайлы икән. Хәер, замана техникасының кайсын гына алсаң да, идарә итү өчен уңайлы булуы белән аерылып тора.
“Туган як” агрофирмасы инвесторы “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте соңгы елларда хуҗалыкларны егәрле техника белән коралландыруга аерым игътибар бирә. Узган көз – КейсIН-375 тракторы, бу язда “Хорш Пронто-8,5” маркалы ике чәчү комплексы, алым киңлеге 22 метрлы тырма агрегаты сатып алганнар. Чәчү алдыннан җир эшкәртүче “Таймер-мастер-12” агрегатлары да икәү.
“Туган як”та басуларның гектар биремен арттыру өчен тырышу белән бергә, ашлыкның сыйфатын яхшыртуны да максат итеп эшлиләр. Чөнки “Чаллы икмәге” җәмгыятенә ипи пешерү үзлегенә ия булган югары җилемсәле ашлык җитештерә алар. Чәчү структурасында көнбагыш, рапс кебек техник культураларга да урын бирелә. Быел соңгысының мәйданнарын тагын да арттырганнар.
– Кыр эшләренең һәр этабында эшләрне нәтиҗәле оештыру, чәчү әйләнешен планлаштыру, бюджетны формалаштыру һәм техниканың эшен мониторинглау максатында “Агросигнал” мобиль кушымтасыннан файдаланабыз. Ул вегетациянең һәр фазасында басуларның торышына контрольлек итәргә дә мөмкинлек бирә, – ди Иршат Әхмәтов.
Әлфинур Ногманова.
Айрат Фазылов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев