Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлекне төзекләндерү буенча Мөслим – үрнәк

20 август көнне Мөслимдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар иң элек Мөслим белән танышты. Кунаклар берничә ел элек Ык буенда төзелгән “Кояшлы Ык” ял зонасын, Бөтенроссия авыл сабантуена төзелгән “Киләчәк” паркын карадылар. Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче “Агромастер” җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар. 250 төрдән артык продукция җитештерүче компания бүген чит илләр белән дә хезмәттәшлек итә. Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар янында “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдында да булды кунаклар. Биредә яшәүчеләр республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен дә җиткерде. Балалар сәнгать мәктәбендә дә хөкүмәт программасы нигезендә капиталь ремонт узды. Сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлауга федераль бюджеттан – 32 млн сумнан артык, республика казнасыннан 23 млн сумнан артык акча тотылган. Бинаның түбәсе, тәрәзәләре алыштырылган, фасады тышланган. Инженерлык коммуникацияләре яңартылган. Эчке өлештә дә зур эшләр башкарылган. Биредә рәсем, җыр, бию, театр сәнгате буенча балалар 7 бүлектә  белем һәм тәрбия ала.

Соңыннан Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды. Сүз шәһәр төзелешенә карата таләпләр, территорияләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X