Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлекне төзекләндерү буенча Мөслим – үрнәк

20 август көнне Мөслимдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар иң элек Мөслим белән танышты. Ку­наклар берничә ел элек Ык буен­да төзелгән “Кояшлы Ык” ял зона­сын, Бөтенроссия авыл Сабантуена төзелгән “Киләчәк” паркын кара­дылар, авыл хуҗалыгы техника­сын җитештерүче “Агромастер” җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар. 250 төрдән ар­тык продукция җитештерүче ком­пания бүген чит илләр белән дә хезмәттәшлек итә.

Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар янында “Безнең ишегалды” про­граммасы буенча төзекләндерелгән ишегал­дында да булды кунаклар. Биредә яшәүчеләр республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен дә җиткерде. Балалар сәнгать мәктәбендә узган ел хөкүмәт программасы нигезендә капиталь ремонт узды. Сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлауга федераль бюджеттан – 32 млн сумнан артык, республи­ка казнасыннан 23 млн сумнан артык акча тотылган. Бинаның түбәсе, тәрәзәләре алыш­тырыллды, фасады тышланды. Инженерлык коммуникацияләре яңартылды. Эчке өлештә дә зур эшләр башкарылды. Биредә балалар рәсем, җыр, бию, театр сәнгате буенча җиде бүлектә белем һәм тәрбия ала.

Соңыннан Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды. Сүз шәһәр төзелешенә карата таләпләр, территорияләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру турында барды.

Мөслим районы башлыгы Рамил Мул­лин Мөслим районын төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Сигез ел элек район үзәгендәге күпфатирлы йорт­лар тирәсендә иске сарайлар, ярымҗимерек гаражлар бар иде. Аларны сүткәннән соң, күпфатирлы йортлар ишегалдыннан 5 меңнән артык КамАЗ чүп түгелде. Сарай- гаражлар урынына машина кую урыннары, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясал­ды. Кече архитектура корылмалары куелды, яшел зоналар ясалды. Агачлар утырту эше бүген дә дәвам итә. Районда 38 парк булды­рылды. Тротуарлар ясалды.

Хәтерләсәгез, авылларның һәркайсында берничә чүплек бар иде. Төзекләндерү эшләре барышында 70 авылда 300 артык чүплек юк ителде. Авыл җирлекләрендә су челтәрләре яңартылды, юлларга гравий түшәлде, урамнарга яктырткычлар куелды.

– Авылларда төзекләндерү эшләре нигездә үзара салым программасы хиса­бына ясалды, – диде Рамил Муллин. –Бүген районда икенче этап – җирлекне матурлау эше бара.

– Әлеге киңәшмәне үткәрү өчен юкка гына Мөслимне сайламадык, – диде ТР Премьер-министрының беренче урын­басары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Мөслим районында тормышка ашырылучы про­граммалар башка район-шәһәрләрдә дә эшли. Шунысы кызыклы: Мөслимдә авыл җирлегендәге мөмкинлекләр шәһәр уңайлыклары белән үрелгән, төзекләндерү мәсьәләләре комплекслы хәл ителгән. Шун­дый ук шартларны башка җирлекләрдә дә булдырырга мөмкин.

– Мин Мөслимдәге үзгәрешләрне, яңалыкларны Рамил Муллинны район башлыгы итеп куйганнан бирле күзәтәм. Мөслим мисалында без бүген кыска гына ва­кыт эчендә җирлекне, шуңа бәйле халыкның фикерләү рәвешен дә ни дәрәҗәдә үзгәртергә мөмкин булуын күрәбез, – диде ТР Президен­ты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев