Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлегебездә өмәләр дәвам итә

Җирлегебезнең чисталыгын кайгырту – һәркемнең изге бурычы.

Чисталык икеай­лыгы кысаларында Мөслимебездә өмәләр бара. 3 май көнне районкүләм өмә узды. Чарада оешма- предприятиеләр дә, лае­клы ялдагы өлкәннәр дә, балалар да – чисталыкка битараф булмаган һәркем катнашты.

– Мөслим ра й о ­ны соңгы елларда күзгә күренеп мат ур айды, төзекләнде. Тик матурлык­ны саклый белергә дә кирәк. Райондашларыбызның туган җиребезнең чисталыгына битараф булмавы сөендерә. Быел да төп көч Сабан­туй мәйданын җыештыру- чистартуга, зиратлар­ны тәртипләүгә юнәлтелә. Өмәләрдә кунакларның да җиң сызганып эшләвен күреп сөендек. Өмәдә ко­рыган ботаклар кисел­де, территорияләр чүптән һәм корыган яфраклардан арындырылды, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма ко­митеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.

Күмәк көч тау күчерә. Мөслимебез дә күзгә күренеп матурланды, чи­старды. Өмәдә 800гә якын кеше катнашты, чүп чы­гару өчен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” уни­тар предприятиесенеке белән бергә башка оешма- предприятиеләрнең дә техникасы (барлыгы – 20 берәмлек) җәлеп ителде. Өмәләр дәвамында 300 ку­бометр кипкән яфрак җыеп алынган. Азнакайның “Грин­та” оешмасы көнкүреш кал­дыклары полигонына 500 ку­бометр чүп чыгарган.

– Табигатькә зыян салмас өчен яфраклар, черегән бота­клар, сынган куаклар черемә өчен җиргә күмелде. Шешә, пластик савыт кебек каты чүп-чар көнкүреш калды­клары полигонына озатыл­ды. Райондашларыбызның өмәдә бердәм булып, актив хезмәт куюлары эшне тиз башкарырга мөмкинлек бир­де. Зиратлар чистарды. Төп йортыбызның тәртиптә бу­луы – авыл халкының әхлак дәрәҗәсенә дә зур бәя бит ул, – ди Рунар Сәхбетдинов.

Быел яз өмәләр өчен мөмкинлеген дә бирде. 30 апрельгә кадәр су буйла­ры, әрәмәлекләрдә чистар­ту эшләре башкарылды. Май аенда да өмәләр дәвам итәчәк. Территориянең экологик-са­нитар торышын тикшерү бу­енча экология полициясе рейдлар да үткәрәчәк.

– Туганнарыбызның каберлекләрен чистарту, зи­ратларда өмәләр үткәрү ке­бек изге эшләр ел саен баш­карыла. 30 апрель көнне мөслимлеләр яңа зират­та чистарту эшләре белән мәшгуль булды. Авылларда өмәләр 1-2 май көннәрендә үтте дип беләм. Мәңгелек йортларыбызны алга таба да чиста, тәртиптә тотарга на­сыйп булсын! Изге Рамазан аенда игелекле гамәлләр эшли алуыбызга сөеник. Якыннарыбызның рухы шат булсын, – ди Сәйдә Гайфи­ева.

Өмәләр әле дәвам итәчәк. Башкача мөмкин дә түгел. Быел Бөтенроссия та­тар авыллары сабантуе да Мөслимдә узачак бит әле. Кунак килгәндә йорт-җирне тагын бер кат җыештырып чыгу халкыбызның электән килгән матур гадәте булуын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев