Мөслим-информ

Җирле үзидарә: Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы А.Шәйгәрданов белән әңгәмә

Мәлләтамак авыл җирлеге артык зур түгел. Шулай да кайсы юнәлешне генә алсаң да, мәлләтамаклылар матур күрсәткечләргә ирешәләр, районкүләм үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар, һәр эштә актив катнашалар. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйгәрданов белән әңгәмәбез җирлектә башкарылган эшләр хакында.

- Айдар Нуруллович, Мәлләтамак - үз аягында нык басып торучы, "Туган як" агрофирмасы белән берлектә кулга-кул тотынып эшләүче җирлекләрнең берсе. Сездә шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыкларының уңышлы эшләвен дә ишетеп беләбез.

- Чыннан да, җирлегебез дә тырыш, эш сөючән халык яши. Чөнки, бүген үзэшчәнлеген алып баручылар да, әле яңа хыяллар белән янып яшәүче авылдашларыбыз да бар. Җирлектә 5264 гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. Шуның 3216 гектары - пай җирләре. 2003 елдан бирле эшләүче "Туган як" агрофирмасы 444 пайчыны берләштерә. Бүгенге көндә агрофирмада 62 кеше хезмәт куя. "Гыйздәтов" крестьян-фермер хуҗалыгы 115 гектар җирдә бөртекле культуралар һәм печән үстерә. Нарат Асты авылында "Илһам Шакиров" крестьян-фермер хуҗалыгы кошчылык юнәлеше буенча эшли. Бүген ул йомырка тавыклары һәм казлар үстерә. Шәхси эшмәкәрләр Фәйрүзә Гайнетдинова, Эльвира Хәнипованың кибетләре халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Авылдашыбыз Раил Сираев калай бөгү белән шөгыльләнә. Рушад Рөстәмовның "Перфектсрой" исемен йөртүче төзелеш оешмасырайоныбызда күп кенә биналарны яңартуда, яңа объеклар төзүдә актив эшли. Авылыбыздагы башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бинасын яңартуда да ул зур ярдәм итте. Тиздән Мәлләтамакта стомотология кабинеты да эшли башлаячак. Авылдашыбыз Гаяз Әхмәтҗанов үз йортында стомотология бүлмәсен ясауны төгәлләп килә. Җирлегебездә шундый эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары булуга бик шатбыз. Чөнки алар авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә зур ярдәм итәләр, халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтәләр.

- Ә җирлекнең калган халкы ничек көн күрә, яшәү шартларыннан канәгатьме алар?

- Җирлек халкы яхшы яши. Бүген Мәлләтамак һәм Нарат Асты авылларында 292 хуҗалыкта 672 кеше гомер итә. Шуларның 323е - эш яшендә, 227се - пенсионерлар. Димәк, әле йөзләгән кеше үзенә шөгыль табарга, эш белән тәэмин ителергә тиеш. Бүген үз ихатасында күпләп терлек, савым сыерлар асраучы гаиләләр дә байтак.Җирлектә барлыгы 405 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 135е - савым сыерлар. Уйлап карагыз, ай саен безнең җирлектән генә 20 тонна сөт сатыла. Ә акчага күчереп исәпләсәң, 2 млн 161 мең сум чыга. Димәк, авылдашларыбыз терлекчелек белән шөгыльләнеп тә гаилә бюджетларын тулыландыралар. Ә мондый хуҗалыклар быел тагын да артты, мәсәлән: Илһам Латыйпов, Ришат Нөрмөхәммәтов,Минтаһир Сабиров, Илүс Мифтахов, Раил Хатыйпов, Илфир Кәримов, Айрат Дәүләтшин гаиләләре - шундыйлардан.

- Айдар Нуруллович, социаль-иктисадый үсеш турында сүз алгач, салымнар базасы белән дә таныштырсагыз иде.

- Бүген җир салымының 200 мең сумнан артыгы җыелды, милек салымын җыюны да төгәлләп киләбез. Көтүлек җирләр өчен тиешле булган 32 мең сум салымны җыеп бетердек. "Туган як" агрофирмасы да пай җирләре өчен 178 мең сум күләмендә салым акчаларын тапшырды. Керемнәрдән тотылучы 50 мең сумга якын салым акчасы да җирлек бюджетына кертелде. "Ашаган белми, тураган белә", ди. Әлеге акчалар җирлектәгепроблемаларны хәл итү, хезмәткәрләребезгә хезмәт хакы бирү өчен бүлгәли башлагач, бик тиз бетә. Шуңа да карамастан, үз алдыбызга куелган бурычларны хәл итү өчен төрле юллар эзлибез.

- Халыктан җыелучы үзара салым акчалары, республикада эшләүче программалар да бар бит әле.

- Быел җирлектә 527мең сум салым акчасы җыелды, дәүләтебез ярдәме белән ул 2млн 108 мең сумга җитте.Бу акчалар авылларыбызның социаль йөзен үзгәртүгә сарыф ителде. Җирлектә озак еллар чишелеш көткән эчә торган су белән тәэмин итү юнәлешендә, ниһаять, боз кузгалды - Мәлләтамак авылында искергән торбаларны пластикка алыштыру эше башкарылды, Мәллә елгасы аша горизонталь тишү юлы белән Тукай урамы суын арьякка чыгардык. Боларга өстәп 1 км. 400 метр озынлыктагы иске торбалар алыштырылды. Бу эшләр өчен 1млн 110 мең сум салым акчасы тотылды. Мәлләтамак авылы зиратында күләмле эш башкарылды. Өмәләр белән җитмеш төп карт агач киселде, зиарат профностил койма белән әйләндереп алды. Бу эшләрне авыл егетләре Рамис Нуриев, Рамил Зарипов, Ирек Хөсәенов һәм башка авылдашларыбызның ярдәме белән башкарып чыктык. Барлык материаллар өчен салым акчалары файдаланылды.Узган ел Нарат Асты авылында сала башлаган мәчетебез төзелеп бетте. Аны Мәлләтамак авылы имам-хатыйбы Өлфәт ага Мортазин үз акчасына салдыра башлаган иде. Нарат Асты авылы имам-хатыйбы Роберт абый Нәҗмиевнеңтырышлыгы, авыл халкы ярдәме дә зур булды.Авылыбыз иганәчеләре Аллаһ йорты төзелешенә 350 мең сум финанс булышлыгы күрсәтте, рәхмәт барысына да. Бу авылда 14 зур тупыл агачы да киселде. Быел Мәллә елгасы буенда урнашкан "Мәкъсут" паркында чистарту эшләре башладык, бик күп корыган агачлар киселде, урыны тигезләп куелды. Киләсе елда биредә Сабантуй мәйданын ясауны төгәлләячәкбез. Мәлләтамак һәм Нарат Асты авылларында юллар салу, урамутларын яңарту эше дә дәвам итте. Язгы-көзге пычракларда юлларны саклау өчен шлагбаумнар куелды. Моның өчен 32 мең сум күләмендә салым акчалары кулланылды.

- Айдар Нуруллович, җирлек халкының хезмәт сөю белән бергә мәдәниятне, спортны яратуын да яхшы беләбез. Ә бит сездә социаль хезмәт күрсәтүче биналар да артык күп түгел. Нинди юллар белән сез халыкны шулай җәлеп итә аласыз?

- Аның бернинди дә сере юк. Соңгы елларда авыл җирлекләренә дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә, районыбыз җитәкчелеге дә һәрвакыт үз игътибарында тота. Мәсәлән, соңгы ике елда гына да соиаль хезмәт күрсәтүче ике олы бина: өр-яңа авыл мәдәният йорты сафка басты, мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә алган бинада капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, биредә шулай ук АТС һәм почта бүлеге дә урнашты. Инде ничә еллар халыкны борчыган ут, юл мәсьәләләре дә чишелеш тапты, су проблемасы да хәл ителә башлады. Димәк, начар эшләү һәм яшәү һич мөмкин түгел. Ә төрле бәйгелердә, спорт ярышларында актив катнашуыбыз, һәрвакыт призлы урыннар яулавыбыз, авылдашларыбызның бердәм, дус булуларын дәлилли.

Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: