Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирегеннән мәхрүм ителде

Район прокуратурасы 29 яшь¬лек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 2 бүлеге “д” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Суд утырышында билгеләнгәнчә, бу хәл 2020нче елның 1 гыйнварын­да 23.00 сәгатьләр тирәсендә Мөслим авылының Хәбибуллин урамындагы бер участогы янында була. Гаепләнүче явыз ният белән зыян күрүчегә тән җәрәхәте ясый: йодрыгы белән йөзенә суга. Нәтиҗәдә зыян күрүченең яңак сөяге сына.

Гаепләнүче үз гаебен өлешчә генә та­ныды һәм килгән зыянны каплады. Суд, гаепләнүченең гамәлләрендә рецидив булуын һәм дәүләт гаепләүчесенең по­зициясен исәпкә алып, гаепләнүчене гаепле дип тапты һәм ике ел сынау ва­кыты белән аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итәләр прокуратурадан. Суд хөкеме үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X