Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Җир сәгате-2017" акциясе

Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт! Экологлар "Җир сәгате - 2017" акциясенә кушылырга чакыра. Әлеге экологик акция быел 25 март көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр барачак. Акөиянең слоганы "Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт". Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә үткәрелә. Ул энергия...

Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт! Экологлар "Җир сәгате - 2017" акциясенә кушылырга чакыра. Әлеге экологик акция быел 25 март көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр барачак. Акөиянең слоганы "Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт". Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә үткәрелә. Ул энергия һәм ресурс саклау проблемаларын хәл итүдә, планетада экологик хәлне яхшыртуда төрле илләрдә яшәүчеләрнең теләктәшлеген чагылдыра. Акциягә кушылучыларга биналарны архитектур-декоратив яктыртуны, торак йортларда электр утын, гражданнарның куркынычсызлыгы белән бәйле булмаган җиһазларны бер сәгатькә сүндереп торырга тәкъдим ителә. Узган ел акция барышында Казан Кремле, республика Министрлар кабинеты, Дәүләт Советы, экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залы, IT-парк бер сәгатькә электрдан аерылып торды. Акциягә Казан мэриясе, Казан ратушасы да кушылды.Шулай итеп башкалабыз акциядә Россиянең иң актив шәһәрләре исәбенә керде. Акциянең рәсми сайты 60.wwf.ru, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X