Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир сатарга теләгән хатын-кыз акчасыз калган

Зыян күрүче Казанның Авиатөзелеш районында бакчачылык ширкәтендә җир кишәрлеге сату турында белдерү урнаштырган.


(«Татар-информ»). Начар ниятле затлар 62 яшьлек казанлының бөтен акчасына хуҗа булганнар. Матди зыян 100 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүче 27 октябрьдә полициягә гариза язган. Ул Казанның Авиатөзелеш районында бакчачылык ширкәтендә җир кишәрлеге сату турында белдерү урнаштырганлыгы турында сөйләгән. Сатып алырга теләүче элемтәгә чыккан һәм банк картасы номерын сораган. Хатын-кыз карта номерын әйткән, аннары "ялган сатып алучы" акча счетка күчкәнлеген тикшерү өчен банкомат аша берничә операция эшләргә кушкан.

Зыян күрүче шалтыраткан кешенең барлык шартларын үтәгән һәм билгесез абонент номерына акча күчергән. Нәтиҗәдә счетта булган бөтен акчасыннан колак каккан.

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X