Җир кишәрлекләрен бүлүдә яисә ызанлау вакытында күршеләр белән бәхәс документларның асылын аңлап җиткермәүдән барлыкка килә. Росреестрның Татарстан буенча федераль кадастр палатасы җитәкчесе урынбасары Алмаз Абдрахманов шундый фикердә. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә белдерде.
"Кишәрлекләрне ызанлау өчен, күршеләр белән бу чикләрнең дөрестән дә нәкъ шулай булуын, алар белән бернинди бәхәс булмавын раслый торган документ булырга тиеш. Мәсәлән, әгәр мин үз җиремне ызанларга телим икән, иң элек кадастр инженерына мөрәҗәгать итеп, аның белән килешү төзим. Ул минем теркәү документларын караганнан соң, участокка килеп, теркәү документларына тәңгәл килерлек итеп ызанлый, чикләрне билгели. Менә шул чикләрне раслау өчен күршеләр белән килешү актлары төзелә. Əлеге актны имзалаганда бик күп кенә сораулар килеп чыга", - ди Алмаз Абдрахманов.
Аңлашылмаучанлыклар исә күбрәк кешеләрнең документларның асылын аңламаудан килеп туа, ди белгеч.
"Сораулар нидән туамы? Кемдер аның нәрсә икәнен аңлап җиткерми: "Мин аның нәрсә икәнен белмим", - дип, куркып кул куймаучылар да була. Бу очракта кадастр теркәве уздырып булмый. Чөнки канун буенча ул документ таләп ителә. Күршеләр кул куймый икән, судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Күбрәк менә шундый бәхәсләр килеп чыга. Судта исә алар суд экспертизасына кадәр барып җитәргә мөмкин", - дип аңлатма бирде Алмаз Абдрахманов.
Нет комментариев