Мөслим-информ

Җир кадерен нигә белмибез? Җир законнары турында

Законнар күпме генә кырысланмасын, җир хуҗалары бер ваемсыз яшәүләрен дәвам итә. Җир турындагы законнарны бозган өчен каралган штраф суммаларының зур булуы да сагайтмый кайберәүләрне. Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең Мөслим бүлеге начальнигы ярдәмчесе Айдар Шәяхмәтов белән үткәрелгән рейд вакытында барлыгы 44 объект тикшерелде һәм шуларның 33 ендә закон бозу очрагы ачыкланды....

Берәүләр "Бәләкәй генә җиребез булса, өй салып керер идек" дип хыялланып, кысан фатирларда яшәп ятканда, икенче берәүләр, кирәксә-кирәкмәсә дә җир кишәрлеге алып, аны файдаланмыйча кадерсезләп яткыра. Яшерен-батырын түгел, Мөслимдә җир участогы алып, аның турында бөтенләй онытучылар да күп. Кайбер участоклар хәтта дәүләт теркәве дә узмаган. Дәүләт теркәве узганнаннан соң, җир хуҗалары өч ел эчендә җир кишәрлегендә төзелеш эшен башларга бурычлы - фудамент салып кую булсынмы ул, участокны койма белән әйләндереп алумы - нинди дә булса хәрәкәт башланырга тиеш.

Мөслимдә дәүләт теркәвеннән соң өч ел вакыт үтеп киткән 132 участок бар. Бу җир кишәрлекләре күп балалы гаиләләргә түләүсез шартларда бирелгән. Аларның күпчелеге - Мөслимдәге Фоат Садриев, Булат Вәлиев урамнарында. Катмыш авылында күп балалы әниләргә бирелгән 76 җир кишәрлегенең дә бары берсендә генә эш бара бүген. Калганнарын чүп үләне баскан.

- Җир хуҗалары, төзелеш эшен башламасалар да, участоктагы чүп үләннәрен чабып торырга бурычлы. Җир өч ел һәм аннан да күбрәк эшкәртелмәсә, хуҗасын җавапка тартырга да, җир кишәрлеген кире тартып алырга да була, - ди Айдар Шәяхмәтов.

Ләкин бүгенгә кадәр алда әйтеп үтелгән категория гаиләләрдән бер генә кишәрлек тә хуҗасыннан тартып алынмаган, шулай ук штраф та салынмаган. Алга таба мондый "йомшаклыкларга" чик куелачак, дип белдерә Росреестр идарәсе белгечләре. Булган җирен эшкәртмәгән гражданнарга кадастр бәясенең 1-1,5 проценты күләмендә штраф салына. Ләкин штраф күләме 20 мең сумнан ким була алмый. Юридик затлар җирдән тиешенчә файдаланмаган өчен кадастр бәясенең 3-5 проценты, ягъни 400 мең сумнан ким булмаган күләмдә акча чыгарып салырга тиешләр. Иң зур штраф суммасы 700 мең сумга җитәргә мөмкин.

Җирне дөрес максатларда файдаланмаучылар да аз түгел. Мөслимдәге Комсомол урамында китап кибетенең шәхси йорт ихатасына салынуы тупас закон бозуга керә. Билгеләнгән максатларда кулланылмаган җир участогы хуҗасына бу очракта 10 мең сум күләмендә штраф яный.

- Әлеге кибетне ихатада законлы итеп тә калдырып була. Моның өчен хуҗа кеше межалау эшләре үткәрергә, җирнең максатчан файдалануын үзгәртергә тиеш, - ди Айдар Зәетович.

Җир кишәрлеген үз белдегең белән зурайту да закон бозуга керә. Андыйлар "Безнең монда - полисадник, мал кермәсен өчен әйләндереп алдык, чәчәкләр утыртабыз" дигән сылтау белән баштарак тимер челтәр белән генә киңәйтелгән капка төпләрен соңыннан ныклы профнастил коймалар белән әйләндереп алалар. Бигрәк тә Мөслимдәге Илдар Маннанов, Комсомол, Төзүчеләр, Лесная, Вәҗетдинов, Сәйдәшев, Зифа Басыйрова урамында яшәүчеләр ихаталарын законсыз төстә зурайтканнар. Бернинди документларсыз һәм үзләренеке булмаган җирдән файдаланучыларга быел гына да 28 тикшерү үткәрелеп, предписаниеләр бирелгән һәм 115 мең сум күләмендә штраф салынган.
Җирле кеше - ашлы кеше, дигән борынгылар. Әби-бабаларыбыз, җирнең кадерен белеп, тәрбияләп торса да, безгә бу мәсьәләдә әле аларга барып җитәргә бик ерак. Җир хуҗалары гына түгел, арендаторлар да, җирдән файдаланучылар да үзләрен чын хуҗаларча тота башласын иде. Җирне саклап, законнарны төгәл үтәп эш иткәндә акча да янга калыр, җир кишәрлеген даулап, суд юлын да таптарга да туры килмәс.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: