Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир җиләге шау чәчәктә, тик җиләге булырмы? (республиканың төрле төбәкләрендә яшәүчеләрдән фаразлар)

Быелгы яңгырлы җәй "чистый" үзәккә үтте. Әле генә кояшы чыккан кебек була да, тагын коеп китә. Яшелчәләргә су сипмәдек, анысы ярый. Тик менә көннәрнең болай торуы җиләксез калдырырга мөмкин. Җиләк ап-ак булып чәчәк атты үзе, ә менә узган елгы кебек уңышка өмет итеп буламы? Язма "Интертат.ру" сайтыннан алынды.


Республика районнарында җиләк ни хәлдә икән? "Интертат.ру" электрон газетасы һәвәскәр җиләкчеләр арасында сораштыру уздырды. Республика районнарында җиләккә нинди фаразлар бар?


«Июль уртасында пешәр"


Резеда Хәйруллина (Арча):


-Җиләкләр чәчәк ата. Булса, шул июльнең уртасында яки ахырында пешәр дип уйлыйм.


"Былтырга караганда да эрерәк булыр әле"


Раилә Бариева (Әгерҗе, Уразай):


-Без гаиләбез белән җир жиләген бик яратып җыябыз. Урманнарда җиләк ап-ак чәчәктә утыра. Яңгырлар явып торгач, дым булу сәбәпле, уңышы да яхшы булыр дип өметләнәбез. Һәр елны җиләкнең яфрагын киптереп, кышын төнәтмәсен ясыйбыз. Анда организмга кирәкле витаминнар бик күп. Как коябыз. Вареньесын кайнатабыз. Компот ябабыз.


Җиләк карау өчен «разведка»га үзебез бара торган болынлыкка барып җитә алмадык әле. Ераграк та ул бездән, анда соңрак та пешә. Якын тирәдәгеләре пешкәч, болынга барырбыз дип уйлап торабыз, Алла боерса.


Җәйнең соңга калуы да, җиләк-җимешләрнең уңуы да Ходай кулында бит. Берни эшләп тә булмый. Әмма җиләкләр шау чәчәктә булгач, өмет бар дигән сүз. Әле июль айлары җылы булачак диләр. Соң булса да, уң булсын. Бәлки, җиләкләр узган елга караганда да эрерәк, күбрәк булыр!


«Җиләк төнлә үсә, ә төннәр салкын"


Резеда Мөҗипова (Балтач, Норма):


-Тау битләре ап-ак чәчәктә. Елына күрә авыз итәргә булыр дип уйлыйм, Алла боерса. Җиләк җыя торган урыннарга барып карап кайтканыбыз юк алай, безгә дигәне үсәр әле. Ел саен бер төсле булмас инде уңыш, булганына канәгать булырбыз.


Чәчәкләрне кырау алмаган, шунысына сөенергә кирәк. Булса да быел җиләк ваграк булыр инде ул, җылылык юк бит. Җиләк төнлә үсә, ә төннәр салкын...


«Җиләклекләрне карап кайттым инде"


Әлфия Минһаҗева (Яшел Үзән, Карауҗа):


-Җиләккә йөргән урыннарны карап кайттым. Бик матур булып, чәчәк атып утыралар. Җир җиләге күп булыр дип уйлыйм. Кайчан өлгереп, пешеп җитәрләр менә. Һава торышы белән бәйле бит бу. Әнием әйтмешли, барысы да Ходай кулында әле. Җиләкле урыннарда чәчәкләре бик күп. Үзем җиләккә "Шүрәле яр асты", "Салаваш", "Аю ышнасы" дигән җирләргә йөрим.


«Җир җиләге шак чәчәктә, уңыш булыр"


Венера Шакирова (Арча, Якты Көн):


-Безнең авылда районга караганда бөтен нәрсә соңрак өлгерә. Ник алайдыр, белмим, бәлки өч яклап урман булгангадыр? Авылда, кеше яшәми торган йорт алларында җир җиләкләре шау чәчәккә күмелде. Алла теләсә, булыр, шәт.


Безнең авылда көтү чыкмаганлыктан, бакча башларында да жиләклек. Шуңа әллә кая йөрисе дә юк. Ә үзем ирем печән чапканда җыям җиләкне. Иттарткычтан чыгарып, шикәр комы белән болгатып, туңдыргычта саклыйм. Бик тәмле.


«Җылытса, бәлки булыр"


Лилия Мөхәммәтҗанова (Саба):


Бакчада үсә торган җиләкләр шау чәчәккә күмелде. Җылытса бәлки булыр. Җир җиләге җыя торган урыннарга чыгып булмады әле. Үзебез тау битләренә, якын-тирә авыл болыннарына йөрибез.


«Артык дымлылыкта черемәсә ярый"


Мәрьям Миңнегулова (Азнакай, Мәндәй):


-Җир җиләге шау чәчәктә утырды быел. Тамаша иде. Җиләклекләр безнең җәйге лагерь буенда гына, әллә кая йөрисе дә юк. Тик менә безнең якларда көн саен диярлек яңгыр ява. Артык дымлылыкта череп, бозылып бетмәсә ярый...


"Кысыр чәчәк булмаса..."


Рамилә Галимуллина (Саба, Лесхоз):


-Җиләк булыр дип уйлыйм үзем. Чәчәкләре бик күп, кысыр чәчәк булмаса инде...


"Эре булып пешәр әле"


Фирая Ишмурзина (Кама Тамагы, Келәнче):


-Каен җиләге дә, җир җиләгенең дә чәчәге бик күп, ак-ак. Быел бит җәйне 20-25 көнгә соңга калды диделәр. Шулай булгач, җиләге дә пешәр үз вакыты белән. Җыеп бетермәслек булыр әле. Яңгыры бар, көннәр җылытып та җибәрсә, эре булып пешеп җитәр ул.


Җиләк пешү өчен шартлар


Җиләк үсешенең һәр этабы аерым шартлар сорый. Әйтик, сабак-яфрагы үскән вакытта һава температурасы +2...+5 градус тирәсе булса җитә. Җиләк чәчәк ату өчен башы формалашкач, 15нче көндә чәчәк ата. Ул 4-6 көн генә тора да, җимеш формалаша башлый. Чәчәк атканнан соң 15-35 көннән җиләк пешә башлый. Аңа көндез +20, төнлә 10-15 градус тирәсе җылылык кирәк.


Чулпан ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев