Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир җиләге пешкән чак

Бу көннәрдә халык татлы табигать нигъмәте – җир җиләге җыя. Кемдер аннан как коя, икенчеләре кайнатма әзерли. Кышка туңдыргычка куючылар да, компот ясаучылар да бар. Кайберәүләр кышын чәйгә кушу өчен сабагы-яфраклары белән киптерә.

Җиләк компоты
Компот өчен, беренче эш итеп, су кайнатырга куярга, чама белән шикәр комы салырга (әмма баллырак булырга тиеш). 3 литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә, банка саен ике бокал чистартылмаган җир җиләге салырга һәм өстенә кайнар сироп коярга да, тимер капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндереп, өстен каплап куярга, соңыннан салкын урынга урнаштырырга. Компотка чистартылмаган җиләк салуга карамастан, баллырак булу аркасында әчеми.
Кышын бер банка компотны икегә бүлеп, калган яртысына кайнаган су өстәргә кирәк. Кунаклар килгәндә һәм ишле гаиләләр өчен җайлы булачак.
Җиләк кайнатмасы
Кайнатма өчен 1 кг чистартылган җир җиләге, 800 г шикәр комы алына.
Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм шикәре эресен өчен 3-4 сәгатькә калдырырга, ара-тирә болгаткалап алырга. Аннары сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга, суынгач тагын бер кайнатып алырга. Вак банкаларның барысын бергә духовкага куеп стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырырга һәм капрон капкач ябып, салкын урынга куярга.
Җиләкне кайнатмыйча гына ясарга һәм туңдыргычта сакларга да була. Ул вакытта 1 кг чистартылган җиләккә 500 грамм шикәр комы җитә. Шулай ук җиләк белән шикәр комын болгатып куярга, шикәре эреп беткәч, пластик шешәләргә тутырып туңдыргычка куярга кирәк.
Эре җир җиләкләрен чистартып катырырга куярга мөмкин. Кышын балалар һәм олылар өчен дә менә дигән витамин булачак.
Кипкән җиләк
Кышын төнәтеп эчү өчен җиләкләрне сабагы һәм яфраклары белән кечкенә бәйләмнәргә җыярга һәм киптерергә. Кыш көне өстенә кайнар су агызырга һәм 2-3 минутка каплап куярга. Бу чәйне бал белән эчсәгез, тагын да тәмле һәм файдалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев