Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-егет – Ватан сакчысы, гаилә терәге...

Ватанны саклаучы. Бу сүзне әйткәндә, бүгенге бәхетле көнебез хакына утны-суны кичкән сугыш ветераннарын, кулына корал тотып, ил азатлыгы өчен сакта торучы хәрбиләрне генә түгел, солдат каешы буачак ир-егетләребезне дә күз алдында тотабыз. Туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге дә нәкъ менә ир-егетләр җилкәсендә.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган чарада әнә шул фикерләр кызыл җеп булып сузылды. Район мәдәният йортының тамаша залында Ватан алдындагы изге бурычларын күптән үтәп кайтучылар да, Россия Кораллы көчләренең төрле гаскәрләрендә хезмәт итеп, бүген “Сугышчан дуслык” байрагы астында узучы патриотик чараларда актив катнашучылар да күп иде. Әфган сугышы ветераннарының аналары да аерым хөрмәтләнде ул көнне. Ватан сакчыларын һәм ир-егетләрне район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде
Әле кайчан гына егетләр армия хезмәтеннән качып йөрсә, соңгы елларда, үзләре теләп, солдат хезмәтенә китүчеләр арта. Араларында хәрби-диңгез флотында, десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр дә ишле. Кайбер чакырылышларда берьюлы алтышар, сигезәр егетнең хәрби-һава десанты гаскәрләренә китүе дә шул хакта сөйли. Районның иҗтимагый советы рәисе, озак еллар районның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясен җитәкләгән Рушат Солтанов мөслимлеләрнең гомер-гомергә Ватанга тугры хезмәт итүен, ил азатлыгы өчен, үзләрен аямыйча, утка да, суга да керүләрен зур горурлык белән билгеләп үтте. 
– Россия армиясенең дәрәҗәсе, аңа булган ышаныч кимеми. Районда яшь буынны хәрби-патриотик рухта физик һәм рухи яктан чыныккан итеп тәрбияләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Ләкин иң зур тәрбия гаиләдән килә, – диде ул. 
Хак сүзләр. Уллары армиягә барырга ашкынып торып та, аларның теләкләренә каршы килүче ата-аналар да юк түгел шул. Шөкер, уңай мисаллар да күп җирлегебездә. Ташлыяр авылында яшәүче Әнисә һәм Әбүзәр Монасыйповларның алты улы да армия хезмәтен үтеп кайткан әнә. Шул ук авылда ишле бала тәрбияләүче Ильмира һәм Азат Гафуровлар гаиләсенең сәхнәгә чакырылуы да юкка түгел иде. Аларның олы уллары Азамат күптән түгел генә Новочеркасск шәһәрендә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан. Ильмира ханым улы өчен тыныч булуын әйтте.
– Хәзер телефон заманасы бит. Кәефе ничек икәнен тавышыннан ук аңлый идем. Бер дә зарланмады улыбыз. “Уставны үтәсәң, бар да тәртиптә”, – дип тынычландырды. Тагын ике улыбыз үсеп килә, алар да, абыйлары кебек, армиягә барырга тели, – диде ул.
Чарада ир-егетләребез төрле яктан бәяләнде. Сәхнәгә Кинарскийлар гаиләсе чакырылгач, зал гөрләтеп кул чапты. Кайбер гаиләләр, замана авырлыгына сылтау итеп, бер яки ике бала белән чикләнгәндә, Светлана һәм Феликс сигез балага гомер биргән! Олы уллары армия хезмәтен үтәп кайткан, төпчекләренә әле өч ай гына. Гаиләне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова тәбрикләде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. “Кинарскийлар гаиләсе башкаларга үрнәк булсын. Шундый ишле гаиләләр артканда, районыбызның киләчәге дә ышанычлы булыр”, – диде ул.
Чара бүләкләргә бай булды. Олы Чакмактан хәрби хәрәкәтләр ветераны Илдар Шәймиев – “100 лет пограничным войскам” медале белән, “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең автотранспорт предприятиесе профкомы җитәкчесе Рамил Әхтәмов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Күпләр белмидер: әлеге предприятие ун елдан артык инде Түбән Табын интернат-мәктәбенә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Чараны район үзешчәннәренең чыгышы бизәде. Әфган сугышы ветераннарының әниләренә чәчәк гөлләмәләре бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев