Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-егет көрәштә сынала. ФОТОРЕПОРТАЖ

Мөслимдә татар көрәше буенча республика бәйгесе үтте.

Узган шимбәдә Мөслимдә көрәшчеләр, хәер, барлык спорт сөючеләр көткән вакыйга булды. “Яшьлек” спорткомплексында танылган көрәшче, хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында республика татар милли көрәше буенча турнир узды. Бәйге быел дүртенче тапкыр оештырылды. 
Турнирның Мөслимдә узуы очраклы түгел, Фәрит Корбанов – шушы район кияве (тормыш иптәше Тәслимә апа – Баланлыныкы).
– Әти көрәштә беренче адымнарын Мөслимдә ясаган. 70 килограмм авырлыкта Мөслимдә – дүрт тапкыр, Баланлыда биш тапкыр батыр калган, – ди Фәрит Корбановның улы Алгиз. 
Сер итеп әйтик әле: Алгиз үзе дә һәм абыйсы Алмаз да – элекке көрәшчеләр. Бәйгене дә Алгиз оештырды һәм үзе үк ярышларның иганәчесе дә булды. 
Ярышларга республикабызның төрле районнарыннан 11 команда составында 180 көрәшче килде. Көрәшчеләрне Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Традиция буенча республикабызның иң ерак районыннан килгән командага истәлек бүләге тапшырылды. Бүләккә быел Саба районы лаек булды. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин хәер-фатихасы белән ярышларга старт бирелде. 
Бәйге 2003 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында үтте. Көрәшчеләр ике келәмдә 12 үлчәү авырлыгында бил алышты.
– Татар көрәшен яратам, – ди Ташлыяр егете Александр Тимофеев. – Көрәш белән ике-өч ел шөгыльләнәм инде. Миңа көрәшнең техникасы – көндәшне алып ату ошый. Ярышларга әзерләнгәндә авырлыкны ташлау өчен ике көн ашамадым, су һәм соклар гына эчтем. Ярышлар алдыннан тренировкаларны көчәйттем.
Җиңүләр җиңел бирелми. Үз-үзеңне җиңеп, спорт белән шөгыльләнү, ярышларда көндәшләрне һәм үз көчеңне сынау – җиңүгә беренче адымнардыр, мөгаен. Яшүсмерләр арасында узган көрәш ярышында һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләр, призлы урыннар билгеләнде. Мөслимлеләрдән 55 килограмм үлчәү авырлыгында Илназ Яхин – икенче, Кәрим Рәхимов өченче урынны алды. 75 килограмм авырлыктагылар арасында – Ранис Тулбаев һәм 80 килограммда Самат Солтанов өченче урынга лаек булдылар. Көрәшчеләргә грамоталар, медальләр, кыйммәтле пакетлар тапшырылды. Егетләр дигәч тә, арада бер кыз да бар иде. Әйе-әйе, Әлмәт шәһәре командасы составында килгән Анжелла Закирова 35 килограмм үлчәү авырлыгында егетләргә каршы көрәште һәм икенче урынны алды! Аңа турнирның махсус бүләге тапшырылды. Ярышны оештыручылар үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган егетләр арасында велосипед уйнатты. Жирәбә рәвешендә уйнатылган бүләкне Актаныш районыннан килгән Рөстәм Шакирҗанов отты. Көрәшченең тренеры бүләккә Рөстәмнән дә ныграк сөенде кебек. 
– Беренче тренер ул – беренче укытучы кебек, сөлге тотарга өйрәткән кеше. Ирем гадел һәм гади булды, укучыларыннан да шуны таләп итә иде, – ди Тәслимә Корбанова. – Мөслим егете Илшат Фазлыевтан һәм Әлмәт көрәшчесе Фәнил Минһаҗевтан: “Фәрит абый хөкемдарлык иткәндә без мастер исемен алдык” дигән сүзләрне ишетү күңелгә май булып ятты. 
Командалар арасында беренче урын Мөслим командасына бирелде. Актаныш районы – икенче, Азнакай өченче урынны алды. Әлмәт шәһәре дүртенче урында калды. Ярышлар көрәш сөючеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. 
– Соңгы елларда көрәшкә игътибар кимеде. Элегрәк һәр мәктәптә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең филиалы эшли иде. Бүген көрәш түгәрәге өч кенә мәктәптә бар, – ди элекке көрәшче (көрәш буенча спорт матеры!), Михайловка урта мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Габидуллин. – Бу ярышлар Мөслим районында татар көрәшен үстерүгә бер адым булыр, дип уйлыйм. Татар телен күтәргән кебек милли көрәшне дә күтәрергә иде!
Шулай булсын! Татар көрәшендә мөслимлеләрнең исемнәрен дә ешрак ишетергә язсын!

 

Римма Афзалова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев