Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инзилә Мәҗитова: "Буфлы мендәр тышлыклары ясау - җанга рәхәтлек алу"

Кайсы гына хатын-кыз өен бизәү-матурлау өчен төрле эшләнмәләр ясамый икән? Кибетләрдә төрлесеннән кием-салым тулып ятса да, балаларыбызга да үзебез бәйләгән, теккән киемнәр кидерергә тырышабыз. Чөнки алар беркемнекен дә кабатламый, синең улың яки кызыңда гына була.

Кул эшләрен санап китсәң, бик күп. Ләкин инә һәм ыргак белән бәйләү һәм буфлы мендәр тышлыклары ясау - минем күңелгә иң якыны. Кул эшләренә мәхәббәт миңа яшь чагында чигү белән мавыккан әнием Фәридәдән һәм бәйләмне якын күргән әбием Сәкинәдән күчкән. Мин аларга моның өчен бик тә рәхмәтлемен. Күпләр өчен әлеге шөгыль вакытны уздыруга саналса, минем өчен - җанга рәхәтлек алу. Бар игътибарыңны, күңел җылыңны биреп башкарылган эш кенә, сыйфатлы да, чыдамлы да, матур да була.

Инзилә Мәҗитова. Сөякәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев