Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвесторлар М12 трассасын эшләтеп җибәрү белән заводларына 1 млрд. сум кертергә әзер

М12 трассасы ярдәмендә Лаеш районында сыекландырылган табигый газ җитештерү барлыкка килергә мөмкин, проектка инвестицияләр 1 млрд.сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов хәбәр итте.
«Бер инвестор белән киңәшләштек, алар сыекландырылган табигый газ комплексы — бер миллиард сумлык зур производство төзи. Бездә шундый юл булачак дип әйткәч, алар безнең территориядә бөтен Россия Федерациясенә мондый производство төзү мәсьәләсе турында фикер алыша башладылар", - дип сөйләде Илдус Зарипов.
Район башлыгы юлның ил һәм республика өчен кирәк булуын билгеләп үтте. Шулай ук М12 трассасы Татарстан икътисады үсешендә мөһим роль уйнаячак, чөнки булдырылган инфраструктура инвесторларны җәлеп итәчәк, дип ассызыклады Зарипов.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/17-10-2020/investory-gotovy-vlozhit-1-mlrd-rubley-v-zavod-v-tatarstane-s-zapuskom-trassy-m12-5779415

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев