Мөслим-информ

Инвестицияләр үзен аклый ( Рамил Муллин белән әңгәмә)

Районның социаль-икътисадый үсешендә мөһим урын тоткан аграр секторда игенчелек тармагының тулы циклы тәмамланды. Инде кайбер күрсәткечләргә, авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчәнлегенә анализ ясарга да була.

Районның социаль-икътисадый үсешендә мөһим урын тоткан аграр секторда игенчелек тармагының тулы циклы тәмамланды. Инде кайбер күрсәткечләргә, авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчәнлегенә анализ ясарга да була. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәр бәйрәме алдыннан муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә кордык.

– Рамил Хәмзович, Мөслимебез – чиста авыл хуҗалыгы районы. Тармактагы хәлләр торышына карап, районга бәя бирәләр. Иң элек товар җитештерүчеләрнең хуҗалык итү формаларына тукталып үтик әле.

– Районда барлыгы 80 мең гектарга якын сөрүлек җире исәпләнә. Әлеге мәйданнар хуҗалык итүнең төрле формалары нигезендә эшләүче формированиеләр карамагында. Өч эре агрофирма – инвесторы “Чаллы икмәге” җәмгыяте булган “Туган як” агрофирмасы, “Агросила Групп” җәмгыятенең “Намус” агрофирмасы, “Август” компаниясенең “Август-Мөслим” агрофирмасы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Моннан тыш “Исламов”, “Авзалов”, “Әюпов”, “Нуретдинов” кебек эре фермер хужалыклары, 60тан артык кече фермер исәпләнә. Районда 49 гаилә фермасы эшли. Шуларның 21е – сөт, 4есе – мөгезле эре терлек ите җитештерү, 12се кошчылык юнәлешендә эшли. Быел үз эшен башлап җибәрүче – 4 кеше, гаилә фермасы оештырган 4 фермер дәүләт ярдәмнәре алды. Ел башыннан авыл хуҗалыгы формированиеләренә 116 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде, шул исәптән гаилә фермалары төзүчеләргә һәм эшен яңа гына башлап җибәргән фермерларга ярдәм йөзеннән 24 миллион 869 мең сум күләмендә грант бирелде. Шөкер, авыл хуҗалыгы формированиеләре эшендә тотрыклылык барлыкка килде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрендә иртәгесе көнгә ышаныч туды.

– Күреп торабыз: соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагы техник яңарыш кичерә. Агрофирмалар һәм фермер хуҗалыклары машина-трактор паркларын яңарта.

– Әйе, бу яктан республикада безнең районга тиңнәр юк. Әйтергә кирәк, республикада сатып алынган техниканың яртысына якыны безнең районга туры килә. Бер елда гына да техника паркын яңартуга 1,5 млрд сумлык финанс чыгымнары сарыф ителде. 100 гектар сөрүлек җиренә 146 ат көче егәрлектә техника туры килә бүген. Бу бик зур сан, дияр идем.

Узган елларда “Намус” агрофирмасы техник коралланыш кичергән булса, быел “Август-Мөслим” агрофирмасы тармакка моңа кадәр күрелмәгән инвестицияләр кертте. Ел башыннан агрофирмада 850

млн сумнан артык капиталь салым кертелде. Аның 530 млн сумы энергоресурс саклау технологиясенә нигезләнгән югары җитештерүчән авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга тотылды. Унике берәмлек ашлык комбайны, чәчү комплекслары һәм куәтле “Клаас” тракторлары, “Лилиани” һәм “Флигель” арба-бункерлары, ашлама кертү һәм агу-химикатлар белән эшкәртү агрегатлары, тырмалар, төягеч һәм манипуляторлар, вахта машиналары, белгечләр өчен автомобильләр басу-кырларда беренче сынау үтте быел. Идарә итү системасы автоматлаштырылган әлеге агрегатларда эшләү өчен яздан ук берничә мәртәбә механизаторларны укыту-өйрәтү дә оештырылды.

“Туган як” агрофирмасында да елның-елында авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына. Быел аларның ашлык комбайны паркына өр-яңа ике кыр корабы өстәлде. Гомумән, соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагына күләмле инвестицияләр салына. Үсемлекләрне тукландыру өчен район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашлама кертелде. “Намус” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларында әлеге күрсәткеч тагын да югары булды. Югары уңышка йөз тоткан хуҗалыклар югары репродукцияле чәчүлек орлыклар белән эшләүгә өстенлек бирә. Урып-җыю нәтиҗәләреннән күренгәнчә, тармакка кертелгән инвестицияләр үз-үзен аклады дияргә тулы нигез бар.

– Рамил Хәмзович, аграр секторның игенчелек тармагында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Кайбер нәтиҗәләр турында сөйләргә дә буладыр.

– Районда быел бөртекле культуралар 50 мең 422 гектар мәйданда үстерелде. Һәр гектардан уртача 24 центнер уңыш алынды. Тулай жыем 119 мең тонна тәшкил итте. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы узган елгыдан кимрәк булса да, ашлык базарында бәяләрнең бермә-бер артуы аграрийларның икътисадый хәлен яхшыртачак. Узган ел ашлыкның тоннасына уртача бәя 4000-5000 сум булса, быел ул 7000-9000 сумга җитте. Шуның өстенә маржиналь культуралар мәйданын арттыру да хуҗалыкларның икътисадый хәлен яхшыртуга уңай йогынты ясады.

“Исламов” крестьян-фермер хужалыгында гектар биреме районда иң югарысы – гектарыннан 33 центнер тәшкил итте. Бу күрсәткечкә, беренчедән, уҗым культураларын чиста пар җиренә чәчү, икенчедән, агрочараларны югары оешканлык белән һәм технологик срокларда башкару бәрабәренә иреште алар. Хуҗалык быел да, сидераль һәм чиста пар мәйданнарын арттырып, 1500 гектарга житкерде.

– Ел башыннан гына оешып, эш башлап җибәргән “Август-Мөслим” агрофирмасы эшчәнлегенә дә аерым тукталырга кирәктер.

– Райондагы барлык чәчүлек мәйданының 34 проценты “Август-Мөслим” агрофирмасына туры килә. Агрофирма авыл хуҗалыгы тармагына яңалык алып килде: игенчелек тармагында no-till (ноу-тилл) технологиясен кулланып, беренче елда ук яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Район буенча рапс культурасыннан иң югары уңыш алдылар. Әлеге табышлы культураның гектар биреме 23 центнер тәшкил итә. Югары табыш китерүче һәм ашлык базарында срау зур булган культураларга өстенлек бирәләр. Агрофирмада аерым культураларны бер тирәдә урнаштыру, басуларны эреләндерү процессы уңышлы тормышка ашырыла башлады.

– Рамил Хәмзович, терлекчелек тармагы бәйрәмгә нинди уңышлар белән килә?

Терлекчелек тармагында эшләүче уңган хезмәтчәннәребезнең уртак тырышлыгы белән ел башыннан район буенча 8 мең 820 тонна сөт житештерелде. Бер сыерга исәпләгәндә 3068 килограмм сөт савып алынды. Калган өч айда 2727 тонна сөт җитештереп, савым сыерларының продуктлылыгын 3540 килограммга җиткерү бурычы тора.

Район буенча 9 айда 4085 тонна ит җитештерелде. Бу өлкәдә, гадәттәгечә, кошчы-фермерлар яхшы эшләде. Алар халыкка күпләп тавык, каз сатып, ит җитештерүнең күләмен арттырырга мөмкинлек бирде. Дамир Шәңгәрәев фермер хужалыгы – 1349 тонна, Ирек Хәмәдишин, Раеф Мортазин фермер хужалыклары – 165шәр, Алмаз Сәхипгәрәев хуҗалыгы 116 тонна кош ите житештерде.

Кышкы чор өчен һәр шартлы терлеккә әлегә 27 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Туган як” агрофирмасында, “Август-Мөслим” хуҗалыкларында бу күрсәткеч тагын да югары. Шул рәвешле алда торган җаваплы кышлату чорына быел ышаныч белән керәбез. Бу – әлбәттә инде, тырыш механизаторларыбызның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Гомумән, районыбызның уңган игенчеләре, тырыш терлекчеләре, агропросәнәгать комплексының башка тармакларында эшләүче фидакарь хезмәтчәннәр, һәр участокта эшне дөрес һәм нәтиҗәле оештыручы тынгысыз белгечләр туган төбәгебезнең, республикабызның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Сезнең алны-ялны белми эшләвегез бәрабәренә бүген табыннарыбыз мул сыйлы. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим!

Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: