Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвестиция күләме арта

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында 8 гектардан артык мәйданда элеватор төзелеше бара.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитештерү куәтен тагын да арттыру, тармакны модернизацияләү максатында техник коралланышны яңартуга йөз белән борылды. Эре агрофирмалар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары соңгы елларда машина-трактор паркын яңарта, җиһаз-җайланмалар сатып ала. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында бу максатка тотылган чыгым 100 миллионнар белән исәпләнә. 
– Россия регионнарына һәм чит илләргә энергоресурс саклау технологисенә корылган агрегатлар җитештереп сату белән бергә үзебез дә техника паркын даими яңартып торабыз. Быел гына да “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркын яңарту өчен 100 млн сумнан артык инвестиция керттек, – ди хуҗалык җитәкчесе һәм “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов. 
Ике “Акрос-585” комбайны, дүрт МТЗ тракторы, прицеплы ике КамАЗ, ике пресс-подборщик, ургычлар кайтарганнар. Болардан тыш КЗС-8500 чәчү комплексы, ике культиватор, катоклау агрегаты һ.б. сатып алганнар. 
Быел “Исламов” хуҗалыгында тагын да масштаблырак эшкә – ындыр табагы хуҗалыгын төзүгә дә керешкәннәр. Ындыр табагы дип әйтергә тел дә әйләнми – зур элеватор булачак ул. 
– Илгиз Зәкиевич моңа кадәр төрле урында урнашкан складлар, ашлык чистарту һәм киптерү корылмаларын бер урынга туплау максатында башлады бу эшне. Иң элек Киров исемендәге колхозның элеккеге дуңгызчылык фермасы территориясе профнастил койма белән әйләндереп алынды. 8,5 гектар мәйдан биләүче территорияне чүп үләннәреннән арындыру, тигезләү эшләре дә төгәлләнеп килә, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директорының төзелеш эшләре буенча урынбасары Зөлфәт Кадыйров. 
Сәгатенә 80 тоннадан артык ашлык киптерү куәтенә ия булган М-819 маркалы “польский” ашлык киптергеч алганнар. Аның янәшәсенә сәгатенә 100 тонна бөртек чистартырга мөмкинлек бирүче ЗАВ агрегаты урнаштырырга планлаштыралар. 
Ташландык өч торакны төзекләндереп, ашлык саклауга яраклаштырып, кулланышка керткәннәр. Алар янәшәсендә яңа технология белән өр-яңа складлар төзелә. Каркассыз андый ангарлар әлегә безнең районда юк. 
– Цинкланган калын һәм ныклы калайны “Ажурсталь” станогында “п” хәрефе формасында дугасыман бөгеп һәм сырлап чыгарабыз. Әлеге аерым сигментлардан арка җыела. Мондый технология белән төзелгән корылмалар ныклыгы, эксплуатация срогының зур булуы белән аерылып тора, – ди Омск шәһәреннән килгән подряд оешмасы төзүчеләре бригадиры Александр Миллер. 
80х18 метр зурлыктагы ангар ике атна эчендә сафка бастырыла. Фундамент эшләре өчен бер атна вакыт китә икән. Ангарның идәне яхшы сыйфатлы юл плитәләреннән җәелә. Анысын хуҗалык үз көче белән башкара. Сүз уңаеннан, элеватор территориясенә җәю өчен исламовлылар 400гә якын юл плитәсе сатып алган. Алдан төзелгән бер ангарны быелгы ашлык белән тутырып та куйганнар. Бер ангарга 3 мең тоннага якын ашлык керә, ди төзүчеләр. “Агромастер” компаниясе ихатасында да шундый ук ангар төзергә планлаштыралар. Анысы авыл хуҗалыгы техникасын саклау өчен булачак икән.

 

Әлфинур Ногманова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев