Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидларга пенсиягә өстәмә 1200 сум түләнә

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга 1200 сум күләмендәге компенсация түләве I төркем инвалидларга яки 80 яшьтән зуррак булган өлкәннәргә билгеләнә ала.

Сәламәтлеге чикләнү сәбәпле инвалидлык белән группага чыкканнарның пенсиясенә 1200 сум өстәлә икән, дип ишеттем. Ул кемнәргә тиеш һәм пенсиягә өстәмә түләүне алу өчен нишләргә кирәк?

Миңнур апагыз.

 

Әлеге сорауга РФ Пенсия фондының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирде:

– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга 1200 сум күләмендәге компенсация түләве I төркем инвалидларга яки 80 яшьтән зуррак булган өлкәннәргә билгеләнә ала. Әлеге компенсация сәламәтлеге чикләнгән гражданга түгел, аны караган кешегә түләнә. Әгәр сәламәтлеге чикләнгән II-III группа инвалидлар башка кеше ярдәменә мохтаҗ икән, табиблар комиссиясе биргән белешмә (КЭК белешмәсе) нигезендә аларга да компенсация түләве бирелергә мөмкин. Тик II-III группа инвалидларның картлык буенча пенсия яшендә (хатын-кызларга – 55, ир-атларга – 60 яшь) булуы шарт. Инвалид бала тәрбияләүче яки баланы уллыкка-кызлыкка алган әти-әниләргә түләү 5500 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия пенсионный фонд