Инвалидлар ункөнлеге тәмамланды (НӘТИҖӘЛӘР)

Инвалидлар ункөнлеге быел да төрле чараларга бай булды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз, авырлыкларга бирешмичә, актив, сәламәт тормыш алып баралар. Декадага старт биргән инвалидлар спартакиадасы - моның ачык мисалы. Дартс, шашка, шахмат, урыннан ераклыкка сикерү, күңелле стартлар кебек бәйгеләрдә егермедән артык райондашыбыз катнашты, һәр төр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә яшьләр...
7 декабрь көнне инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашу булды. Сөйләшү барышында әти-әниләр социаль яклау бүлеге, үзәк хастаханә, мәгариф бүлеге белгечләренең чыгышларын тыңладылар, сорауларын җиткерделәр. Әти-әниләр белән очрашуда район башлыгы Рамил Муллин катнашты.
Декаданың иң дулкынландыргыч чарасы 9 декабрь көнне узган "Без бергә!" исемле хәйрия марафоны булды. Марафонда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны сөендерергә теләгән һәркем катнашты. Көн дәвамында барган игелек марафонында катнашучыларга төрле видеязмалар да тәкъдим ителде. Бу көнне, барлыгы мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән 500 мең сумнан артык акча җыелды.
Шул көнне кич Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим халык театры Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасын тәкъдим итте. Спектакльдән кергән акча инвалидларга ярдәм итү өчен тапшырылган.
Декаданы йомгаклап, 10 декабрь көнне, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында "Могҗизалар кыры" бәйгесе үтте. Бәйгедә 9 райондашыбыз катнашты. Сораулар Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, тарихка кагылышлы иде. Уенның җиңүчсе булып Сәетҗан Нәбиев билгеләнде. Барлык катнашучыларга социаль яклау бүлеге тарафыннан әзерләнгән кызыксындыру бүләкләре, җиңүчеләргә өстәмә бүләкләр тапшырылды.
Игелек эшләргә беркайчан да соң түгел. Инвалидлар ункөнлеге тәмамланса да, мөмкинлекләре чикләнгән райондашыбызга һәрвакыт ярдәмчел һәм игелекле булыйк.
Фәридә Гайнетдинова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 09:40Юкә чәчәге Июнь азагы, июль башында дөньяны хуш искә күмеп юкә агачы чәчәк ата.1900
-
4 июль 2022 - 18:00"Су юлы" бәйрәме Әлмәт авылында узган бәйрәм бик күпләрнең күңеленә хуш килде12200
-
4 июль 2022 - 17:15Җәйге яллар "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең икенче сменасы башланды10700
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.13800
-
4 июль 2022 - 14:39Үткәннән бер мизгел Фотоны Иске Вәрәш авылыннан Рөстәм Нуриев тәкъдим итте.8200
-
4 июль 2022 - 13:59Татарстанда «Ел укучысы» исеме билгеле Татарстанның "Ел укучысы" мактаулы исеменә Никита Перов лаек булды8000
-
4 июль 2022 - 12:48Файдалы киңәшләр Дөньяның матурлыгын тоеп, ишетеп, күреп калырга ашыгыгыз.7100
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.6200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5420302
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.516600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.459401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).364504
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.330403
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.251301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика