Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге: гаҗәеп Юлия

Безне урап алган мохит белән, якын-тирәдәге кешеләр белән танышлык киңлеге арткан саен дөньяның хикмәтле күренешләре гаҗәпләндергәннән-гаҗәпләндерә бара.

Яшәү өчен көрәштә берәү дә гомер сукмагын тырышмый, хезмәт куймый гына үтә алмыйдыр. Әмма һәр бирмеш көне "көрәш аренасында" үткәннәр белән очрашу яшәүнең ни кадәр катлаулы һәм ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңларга мөмкинлек бирә.

Йөгерү, ирекле көрәш, грек-рим көрәше, дзюдо, модельер, рәсем ясау - боларның барысы белән дә бер кеше шөгыльләнергә мөмкинме? Әлбәттә, "юк" диярсез. Ә "Бәлки бардыр андыйлар", - дип уйлаучыларның күз алдына кем килде икән? Мөгаен, алыптай бер ир-егеттер. Мин сезне гаҗәпләндерим әле - 18 яшьлек Юлия Тазова ул!

Дилия Хисамиева белән Юрий Тазовның икенче кызлары булып дөньяга килә Юлия.Туганда ук барысын да колачлап калырга ашыкканмы - җитлекми туа ул. Матур гына үсеп килгән кызга өч яшь тулуга әтиләре гаиләне ялгыз калдырып үлеп китә. Гаиләгә килгән бу кайгы ничектер шул нәни кызчыкка ныгырак тәэсир итә, ахыры. Кыз авырый башлый. Дилия бик озак хастаханәләрдә йөртә аны. Берсе артыннан берсе сагалап кына торган авырулар кызның ишетү сәләтен киметә. Баласы өчен җан аткан ана Бөгелмә шәһәрендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен махсус интернат-мәктәп барлыгын белешә. Юлиягә 5 яшь тулуга аны әзерлек төркеменә кабул итәләр. Менә шуннан башлана инде атна саен Михайловка-Азнакай-Бөгелмә маршруты белән сәяхәтләр. Бермәлне автобусларны туктаталар. Ничарадан-бичара, дигәндәй, Дилия машина йөртү таныклыгы алу өчен курсларга укырга керә һәм руль артына үзе утыра.

Юлия үз ишләре белән бик тиз уртак тел таба, колак аппараты ярдәмендә аралашып сөйләшергә дә өйрәнә. Әлбәттә, сөйләшү аңа җиңел бирелми, шуңа да туган авылында дуслары юк дәрәҗәсендә. Әмма, боегеп утырырга аның вакыты да юк. Быел ул гомуми белем алып чыгачак, соңгы сыйныфта укый. Дилия кечкенәдән тиктормас кызы энергиясен юкка сарыф итмәсен өчен булдыра алганның барын да эшли. Баланы гимнастикага биреп карый, шәһәр бассейнына алып бара, тик аларның берсе дә Юлиягә ошап бетми. Акчасы алдан түләп куелса да - ташлый. Кыз үзен Бөгелмә шәһәренең "Факел" спорт мәктәбендә таба. Көрәшсез яшәү югын күреп үскән бала туры мәгънәсендә көрәш аренасына чыга. Тренерларның тырышлыгы, үзенең үҗәтлеге белән 18 яшьлек кыз - бүген дзюдо буенча I разрядлы көрәшче, спорт мастерлыгына кандидат.

Беренче җиңү Бөгелмәдә үткән грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турнирында 2012 елда килә. Җиңүләрне ул пьедесталның III баскычыннан башлый. Әмма спортчы кыз бик тиздән, икенче баскычны атлап үтеп, I урынга күтәрелә - ирекле көрәш буенча Рязань шәһәрендә үткән Россия беренчелегендә җиңеп чыга.

Узып баручы 2017 ел Юлия Тазовага аеруча зур уңышлар алып килә: грек-рим көрәше буенча VII ачык республика турнирында I урын, хатын-кызлар көрәше буенча республика чемпионатында янә җиңү. Һәм... "Йолдызлык-2017" сәләтле балалар фестивалендә ул биегән "Рассвет" ансамбле, лауреат исемен алып, гала концертта катнаша.

Бүген аның өстәлендә ишетү сәләте ким булган (с нарушением слуха, диелә) балалар мода театрлары һәм студияләре арасында үткәрелгән IV халыкара фестиваль-конкурсның дипломы да бар. Юлия йөри торган "Колорит" мода театры әлеге фестивальдә уңышлы чыгыш ясый.

Киләчәккә уй-хыяллары белән уртаклашырга әле ашыкмаса да, Юлиянең мөмкинлекләре дә, омтылышы, тырышлыгы да чиктән ашкан. Чигү җайланмасына тарттырылган сөлге кисәгенә крестик белән чиккән сандугачлары аңа бәхет теләп сайрыйдыр кебек. Ә рәсемнәрендәге шук попугайлары, ягымлы песиләре һәм портретларыннан чагылган ышанычлы күз карашлары Юлиянең ни дәрәҗәдә акыллы, максатчан һәм тормыш сөючән икәненә ишарә. Әнисенең ике кызына да тигез бүленгән чиксез мәхәббәте, ул яшәгән мохиттә аңа зур ышаныч баглаулары аны шундый иткән. Безгә дә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата шундый мөнәсәбәт тәрбиялисе кала.

Гөлзәрия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев