Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге: Энҗе патшалыгында

Энҗе безне, чиксез шатланып, елмаеп каршы алды, күптәнге танышлары белән күрешкәндәй аралаша башлады.

Алдыбызга үзе ясаган рәсемнәрен тезде, "Әлифба" китабын укыды, истәлекле бүләкләрен күрсәтте. Фотога төшерергә ярата икән, планшетын алып, үзе төшергән фотоларны барлады.

- Бу - минем әнием, күзлек кигәч, ул Малышевага ошый, бу видеоны үзем яздырдым, кар яуды, бүген чана шудым, мин кар көрәргә яратам! - дип үз телендә ашыга-ашыга сөйләде Энҗе. - Савыт-саба да юам әле, идәннәрне дә себерәм, кәҗә дә сава беләм...

Бинт белән бәйләнгән бармагының нишләве белән кызыксынгач, шаяртып, "ашадым мин аны!" дип көлдерде. Шул арада идәндә яткан песине сыпырып алырга, безгә күрсәтергә дип таратып ташлаган "документ"ларын, "золото"ларын җыярга да өлгерде.

Бер генә минут та тик торырга яратмый үзе, гармунын алды да үз көенә җыр сузды. Балачактан инвалид булган, саулыкка туймаган кыз күбрәк өйдә утырырга, иң якыннары белән генә аралашып яшәргә мәҗбүр. Энҗенең гармунда уйнарга,"Әнием, йөрәгем" дип җырларга тырышуын күреп, туң йөрәкле пошмас җанның да күзләренә яшь килер иде.Кыз күңелсезләнеп утырмый, бар дөньяга, тереклеккә мәхәббәте,үзенә-үзе шөгыль табып, якыннарының куанычы булып яшәргә көч бирәдер аңа.

Без, адәм балаларына, һәрчак нидер җитми: ашыгабыз, тормышыбыздан зарланабыз. Янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларның, дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр булганнарның моң-зарларын ишетергә вакытыбыз да калмый. Күп тә кирәк түгел үзләренә, әз генә игътибар, бераз гына вакыт, һәм күңел киңлеге...

Илүсә Исламова,

Баланлы авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев