Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид бала тәрбияләүчегә

Балигъ булмаган инвалид бала яисә беренче төркем балачак инвалиды тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр ай саен 10 мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы. 

Бу ай саен бирелүче түләү эшләмәүче бер ата-анага, уллыкка алучыга, опекунга һәм попечительгә тәрбия чорына һәр инвалид балага яисә балачактан беренче төркем инвалидка карата билгеләнә. Пенсионерлар һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларның бу айлык түләүгә хокуклары юк. 
– Мөслим районында 135 инвалид бала һәм балачактан беренче төркем инвалид яши. Шуларның 97сен – ата-анасы яисә уллыкка алучылар, калганнарын опекуннары яисә попечительләре тәрбияли, – ди Мөслим районында клиентлар кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. 
Бу түләүне билгеләтү өчен гариза язарга кирәк. Яшәү урыны буенча пенсия бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша яки РФ Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләү мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә. Түләүне туктатучы шартлар туганда гражданин 5 көн эчендә пенсия бүлегенә хәбәр итәргә бурычлы.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев