Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернеттан алган товар килмәсә нишләргә?

Телдән сөйләшүләр нәтиҗәсез булса, сатучыга язмача дәгъва бирергә мөмкин. Дәгъва формасын интернет челтәреннән алырга яисә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсына (http://zpp.rospotrebnadzor.ru) урнаштырылган шаблоннан файдаланырга мөмкин.  

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 23.1 маддәсе нигезендә товар өчен кулланучы алдан түләргә тиеш булуны күздә тоткан һәртөрле сату-алу килешүендә товарны кулланучыга тапшыру вакыты күрсәтелергә тиеш. Кулланучы интернет-кибеттән, шул исәптән төрле акцияләр кысаларында, сатып алынган товардан товар аңа тапшырылганга кадәр теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Ә товар тапшырылганнан соң, 7 көн дәвамында баш тарта ала. Әгәр товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турындагы, ягъни югарыда әйтелгән 7 көн турындагы мәгълүмат товарны китергәндә язмача бирелмәсә, кулланучы товардан аны алган вакыттан 3 ай дәвамында баш тартырга хокуклы.

Телдән сөйләшүләр нәтиҗәсез булса, сатучыга язмача дәгъва бирергә мөмкин. Дәгъва формасын интернет челтәреннән алырга яисә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсына (http://zpp.rospotrebnadzor.ru) урнаштырылган шаблоннан файдаланырга мөмкин.  

Россия интернет-кибете белән килеп чыккан проблеманы НОТА программасы (http://nota-claim.ru) ярдәмендә чишеп була. Ул eBau, Price.ru, Wikimart, Товары Mail.ru һәм Яндекс. Маркет агрегаторлары ярдәмендә булдырылган.

Интернет-кибет Интернет сәүдәсе компанияләре ассоциациясе әгъзасы икән, бәхәсне, http://www.akit.ru/claims/адресы буенча мөрәҗәгать тапшырып, хәл итәргә мөмкин. Әлеге ассоциациягә Ozon, Lamoda, Media Markt, OTTO Group Russia, re:Store, “220 Вольт”, “М.Видео”, “Связной”, “Ситилинк”, “Спортмастер”, “Эльдорадо” һ. б. Компанияләр керә.  

Роспотребнадзорның ТР идарәсе Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев