Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернетта рәнҗетсәләр...

Интернет челтәре күпчелек гражданнар өчен аралашу мәйданына әйләнде. Шул сәбәпле интернет челтәрендә хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау актуаль мәсьәләгә әверелде.

Шәхеснең абруе, намусы һәм эш репутациясе – гражданның матди булмаган байлыгы. Ул Россия Федерациясе Гражданлык кодексы (алга таба – РФ ГК) тарафыннан һәм суд тәртибендә яклана. Әлеге кодексның 152 маддәсендә әйтелгәнчә, граждан үзен яманлаучы мәгълүматларны, әгәр аларны таратучы дөреслеген исбат итә алмаса, суд аша кире кагуны таләп итәргә хокуклы. Кире кагу белән аның шулай ук матди зыянны каплауны таләп итәргә дә хокукы бар.

Интернет челтәрендә (аерым алганда, социаль челтәрләрдә) гражданның намусын һәм абруен каралтучы мәгълүматлар урнаштыруны, алар бер генә кешегә хәбәр ителгән булса да (гражданның үзеннән кала), аларны тарату дип исәпләргә мөмкин.

Чынлыкка туры килүен тикшерергә мөмкин булган фактлар турындагы фикерләрне һәм суд яклавы предметы булмаган фикер-карашларны бутамаска кирәк. Субъектив фикер намуска тия торган формада әйтелгән очракта гына суд рәнҗетүчегә мораль зыянны компенсацияләү бурычы йөкләргә мөмкин.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев