Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет-сәүдә турында

Сатучы тарафыннан товар өчен түләү (почтада) һәм китереп җиткерү турында тәкъдим күрәсез икән, исегездә тотыгыз, почтада посылканы бары тик түләгәннән соң гына ачып күрсәтәчәкләр. Посылканы физик зат җибәргән очракта аеруча сак булыгыз. 

Бәясен почтада түләп алган товар сатып алучыга ошамаса, аны сатучыга кайтарырга кирәк. Бу очракта чыгымнарны сатып алучы күтәрә. Моннан тыш сатып алучы кайтарылучы товар өчен акчасын да ала алмаска мөмкин. 
Интернет-кибеттән нәрсә дә булса сатып алыр алдыннан сез караган сайтта сатучы реквизитлары турында мәгълүмат булу-булмау белән кызыксынырга кирәк. Интернеттагы сайт түбән бәяләр белән, әмма акча күчерү юлы белән түләү белән кызыктырса да уяу булу мөһим. 
Товар сатып алган өчен акчаны билгесез физик затның банк картасына күчермәгез. Почтагызга электрон чек килү-килмәве белән кызыксыныгыз. Электрон чек сатып алучы күрсәткән электрон почта адресына яисә абонент номерына җибәрелергә тиеш. Чекта сатучының сайты адресы күрсәтелү шарт. 
Интернет аша товар сатып алучы товарны аңа тапшырганчы теләсә кайсы вакытта аннан баш тарта ала, ә товарны тапшыргач, 7 көн дәвамында баш тартырга мөмкин. Товарны китергән вакытта тиешле сыйфаттагы товарны кайтару тәртибе һәм вакыты турындагы мәгълүмат язмача бирелмәгән очракта сатып алучы товардан аны тапшырган көннән 3 ай эчендә баш тартырга хокуклы. 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X