Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инсультка китерүче сәбәпләр

Инсульт чире баш миендәге кан тамырларына зыян китерә. Шуның аркасында еш кына кешене паралич суга һәм үлем белән тәмамланган очраклар да аз түгел.

Инсультка китерүче сәбәпләр

Британия экспертлары мондый нәтиҗәгә килгән: организмның тимер микроэлементына кытлык кичерүе тромбоцитларга тәэсир итә. Алар, бер-берсе белән ябышып, кан оешуга китерә. Ә ул тромблар үз чиратында кан тамырлары агышына комачаулый, тора-бара кан тыгылып, инсульт белән тәмамланырга мөмкин. Организмдагы тимер күләмен кан анализы аша ачыклыйлар. Гемоглобинны тикшертү өчен поликлиникада кан тапшырырга мөмкин. Тимер матдәсе, гадәттә, вегетарианнарга, төрле сәбәпләр аркасында күп кан югалткан кешеләрдә аз микъдарда була. Ул җитәрлек күләмдә булмаса да, баштарак кешене бернәрсә дә борчымый, тимер микъдары йөздән кимегәч кенә үзгәрешләр сизелә: хәл бетә, баш әйләнә, тән тиресе тоныклана. Гемоглобинны сыер ите, бавыр, карабодай боткасы, яшел алма нормада тотарга ярдәм итә. Гемоглобин бик түбән булганда препаратлар эчәләр.

 

Микроинсульт билгеләре

Микроинсульт гадәти инсульттан нәрсә белән аерыла соң? Бу сорауны еш бирәләр. Микроинсульт нәтиҗәсендә дә баш миенең кан тамырлары торышы үзгәрә, ләкин инсульттан аермалы буларак, минең вак кан тамырларына һәм ми тукымасының аз өлешенә генә зыян килә. Зыян күргән тукымалар янындагы тирәлек, дәваланганнан соң, элеккеге халәткә кайта. Микроинсульт кичерүчеләрнең күпчелеге ул хакта белми дә калырга мөмкин. Кадерле вакытны кулдан ычкындырмас өчен, аның билгеләрен алдан белеп тору беркемгә дә комачауламас: баш авырта, баш әйләнә, аяк-куллар, бит ойый, кинәт артерия кан басымы күтәрелә, хәрәкәт бозыла, кешенең сизгерлеге югала, аңа яктылыкка карап торуы авырлаша, күз аллары караңгылана. Кайберәүләр аңын югалтып егылырга да мөмкин. Мондый халәтне ару, талчыгу аркасында килеп чыкты, үтәчәк, дип уйлаучылар да бар. Алар табибка бармыйлар, тикшеренү үтмиләр, менә шунысы начар да инде. Бүген инде микроинсультны 50-60 яшьтән узган кешеләрдә генә килеп чыга дип әйтү дөреслеккә туры килми. Әлеге чир 30-35 яшьлекләрне дә аяктан ега ала.

 

Инсультны профилактикалау

Кешенең яше, артериаль кан басымы, йөрәк авыртуы, шикәр авыруы инсульт барлыкка китерүче факторлар булып тора. Артериаль кан басымы терекөмеш баганасының 160/95 мм.нан артыграк булган авыруларда инсульт булу куркынычы нормаль кан басымлы затларга караганда якынча 4 тапкырга артыграк, ә кан басымы 200/115 тән югарырак булса, бу куркыныч 10 тапкырга арта. Шулай ук тәмәке тарту һәм саклану чаралары кабул итү дә инсульт куркынычын арттыра.

Беренче чиратта, туклану һәм көндәлек режимга игътибарлы булырга кирәк. Диета тоту һәм физик күнегүләр ясауны гадәткә кертергә. Бу – артык авырлыктан саклану һәм югары кан басымын профилактикалауның иң үтемле чарасы. Моңа өстәп, кеше үзендә стресска бирешмәү, ягъни нинди генә шартларда да сабыр итү, тыныч булып кала белү сыйфатларын булдырырга тиеш. Стрессның инсульт булу куркынычын арттыруы галимнәр тарафыннан җентекләп өйрәнелгән һәм расланган. Кешеләр белән бәхәскә керүдән сакланыгыз, тормышка күтәренке рух белән карарга өйрәнегез, бу бик мөһим.

Әгәр организм геомагнит давылы көннәренә, атмосфера басымы төшүенә бик сизгер булса, юкка-барга да үзеңне кулда тота алмыйсың, гел борчыласың, гомер буе авыр эш белән шөгыльләнәсең икән, сәламәтлек какшавын көт тә тор. Микроинсульт теләсә кайсы кешедә килеп чыгарга мөмкин. Алда санап киткән билгеләр сезне дә борчып тора икән, озакка сузмыйча, табибларга мөрәҗәгать итегез. Микроинсульттан соң, 6 сәгать эчендә тиешле дәва алсаң, баш мие функциясе тулысынча элеккеге халәткә кайта. Магнит-резонанс томографиясе тикшерүе кан тамырларындагы үзгәрешләрне алданрак ачыкларга ярдәм итә. Ә иң мөһиме, юкка-барга да борчылып, үзегезне бетермәгез, эш турында гына уйлап, ял итеп алу кирәклеген онытмагыз. Әйе, баш миенә әледән-әле ял бирергә кирәк. Ныклап чирләп киткәч, ник болай килеп чыкты соң, дип аптырап йөрерлек булмасын.

 

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Әгәр кеше инсульт кичерсә, аны, һичшиксез, дәвалау оешмасына, мөмкинлек булса, турыдан-туры кан тамырлары авырулары үзәгенә илтергә кирәк. Алда әй- телгәнчә, моны никадәр тизрәк эшләсәң, шулкадәр яхшырак. Алтындай вакытны кулдан ычкындыру аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев