Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инсульт: ничек сакланырга, дәвалану ысуллары

Инсульт - җитлеккән һәм өлкән яшьтәгеләр арасында киң таралган баш мие авыруы. Соңгы елларда Россиядә ел саен 400 меңгә якын кеше инсульт кичерә. Ул инвалидлыкка китерү буенча беренче урында тора. Һәм, иң аянычы: инсульт кичерүченең нибары 10 проценты гына үз эшенә кире әйләнеп кайта.

Ни аяныч, инсультның "яшәрүе" күзәтелә. Соңгы ун елда бу чирнең эшкә сәләтле кешеләр арасында 30 процентка үсүе аеруча борчуга сала. Авырый башлауның беренче аенда - 34,6 процент, ел дәвамында аларның яртысы үлә. Инсульттан соң авыруларның өчтән бере ярдәмгә мохтаҗ, 20 проценты кеше ярдәменнән башка хәрәкәтләнә алмый.

Төрләре

Инсультның ике төре була: геморрагик һәм ишемик инсульт. Беренчесе баш миенә кан саву нәтиҗәсендә барлыкка килсә, икенчесенең сәбәбе - баш миенең кайбер өлешләренең эшчәнлеге туктау. Инсульт күп вакытта ишемик характерда була, әмма беренчесе, сирәк күзәтелсә дә, бик авыр уза. Геморрагик инсульт гипертония белән авыручыларда күзәтелә. Кан тамырлары югары басымга чыдый алмый һәм шартлый. Инсультның ишемик төре, кан басымы бик түбән булып, баш миендәге кан тамырлары тыгылгач хасил була.

Ул төрле авырулар нәтиҗәсендә үсеш ала. Шикәр авыруы, тазару, түбән кан басымы һ.б. Шулар арасында стресс та авыру барлыкка килүдә зур роль уйный. Начар хәбәр ишеткәндә, бик нык борчылганда, физик яктан куркыныч туганда һ.б. вакытларда кешенең мускуллары киеренке халәттә була, йөрәк тибеше ешая, баш мие эшчәнлеге активлаша. Ярый ла, моннан соң организмны ял иттерсәң. Әмма кайбер вакытта ялга бөтенләй вакыт калмый. Стрессның нәтиҗәсен бераз булса да киметү өчен, берничә киңәшне истә тотыгыз: кеше булмаган берәр җиргә барыгыз да рәхәтләнеп кычкырыгыз; нервларны яшел төс тынычландыра: урамга чыгып, яшеллеккә сокланып алыгыз; диңгез балыгы ашагыз; эштә, ун минутлык кына булса да, яллар оештырыгыз һ.б.

Симптомнары

Инсультны таныр өчен, менә нишләргә кирәк:
- кешегә елмаерга кушыгыз, әмма ул моны эшли алмаячак;
- гади генә бер җөмләне кабатлатып карагыз;
- авыру ике кулын да өскә күтәреп карасын, әмма ул моны да эшли алмаячак яки ул аңа зур авырлык белән генә биреләчәк;
- авыру телен күрсәтсен, әгәр дә ул туры, тигез түгел икән, бу да инсультны күрсәтеп торучы билге;
- авыруга, уч төпләрен өскә каратып, ике кулын өскә сузарга һәм күзләрен йомарга кушыгыз. Шул вакытта бер кул кырыйга һәм аска китә башласа, димәк, аңа инсульт булган.

Югарыдагы билгеләр күзәтелә калса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Авыруның симптомнары бетсә дә, ул яңадан кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә, хастаханәгә баруны кичектерергә ярамый. Табиблар фикеренчә, инсульт кичергән кешене 3-6 сәгать эчендә хастаханәгә китереп җиткергән очракта, аның гомерен генә саклап калмыйча, аякка да бастырып була. Алдынгы технологияләр, шул исәптән тромболизис (инсульттан соң беренче 6 сәгатьтә бик нәтиҗәле ысул) куллану нәтиҗәсендә авыруда уңай динамика күзәтелә: пациентларның хезмәткә яраклылыгы кире кайта, яшәү дәрәҗәсе һәм сыйфаты яхшыра.

Профилактика

Начар гадәтләрдән арыну, дөрес туклану, физик активлыкны арттыру, кан басымын көйләп тору, гәүдә авырлыгн киметү, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту инсультның 80 процентын кисәтергә булыша. Шуңа күрә, көн саен ярты гына сәгать булса да, урамда йөреп керергә тәкъдим ителә. Өлкән яшьтәге кешеләргә артык күп физик көч түгү дә әйбәт түгел. Инсультны кисәтүдә туклануның да әһәмияте бик зур. Үсемлек мае, диңгез ризыклары белән әзерләнгән яшелчә-җимешле диетадан да әйбәте юк. Шикәр диабеты булган авыруларга исә, иң беренче чиратта, кан басымын көйләргә кирәк. Статин һәм тромбоцитар препаратлар куллану да файдалы. Гомумән, статин кан сүлендә холестеринны түбәнәйтүче һәм шуның белән бергә ишемик инсульт тудыру куркынычын киметүче иң яхшы дарулардан санала. Аның белән дәвалану өчен нибары канга биохимик анализ ясатырга кирәк. Инсульт куркынычы янаган 90 мең авыру арасында үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, статинны биш ел дәвамында куллану бу чирне күпкә киметә.

Инсульт билгеләре күренүгә үк авыруны ашыгыч төстә хастаханәгә озату мөһим. Биредә сәгатьләр түгел, минутлар хәл итә. Шуңа да "үтәр әле" дип ятарга һич тә ярамый. Чөнки инсульт та, йөрәк өянәге шикелле, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ чирләр исәбенә керә, дип яза Алсу Таишева, район поликлиникасының участок терапевты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев