Мөслим-информ

Инсульт – көтелмәгән авыру

29 октябрь – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне. Гадәттә ул атналык итеп билгеләп үтелә. Бөтендөнья инсульт атналыгында әлеге авыруны булдырмау чаралары турында аңлату эшләре алып барыла.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, җир шарында ел саен 6-8 млн кешегә инсульт диагнозы куела. Россиядә әлеге сан якынча 500 мең кешене тәшкил итә. Инсульт нәтиҗәсендә 30 % ир-ат, 35-40 % хатын-кыз вафат була. Инсульт кичергәннән соң күп кенә авырулар инвалид булып кала. Хезмәткә кире кайту – 20,2 %, тулысынча эшкә чыгу нибары 3-8 % кына тәшкил итә. Татарстанда ел саен 17 меңгә якын инсульт очрагы теркәлә. Инсульт элегрәк өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый торган авыру булып саналса, хәзер аны яшьләр дә кичерә. 
Нәрсә соң ул инсульт? 
Инсульт – ул баш мие кан әйләнешенең кинәт бозылуы. Баш миенең кан тамыры шартлау, баш мие кан тамырының кинәт тараюы яки тромб аркасында тамырларның кинәт тыгылуы авыруның төп сәбәпләре санала. Халык телендә ул “параличлану” дип йөртелә. 

 

Инсульт ике төрле юл белән барлыкка килә. Аның берсе һәм иң киң таралганы – ишемия инсульты (баш мие инфаркты) кан тамырлары тараю яки тыгылу нәтиҗәсендә килеп чыга. Нәтиҗәдә баш миенә кан килми башлый һәм шул сәбәпле баш мие нерв күзәнәкләренә кислород, туклыклы матдәләр килүдән туктый. Авыруның икенче төре – гемморрагик инсульт. Аның төп сәбәбе – кан басымы нык күтәрелү. Югары кан басымы авыруын вакытында дәваламасаң, кан тамырлары әкренләп киңәя-киңәя юкара һәм сыгылмалылыгын югалта. Нәтиҗәдә кан басымы бик нык яки кисәк күтәрелгәндә, баш миендәге тамырлар шартлап, башка кан сава. 
 

Инсультның төп билгеләре 
Бу билгеләргә кулларда һәм аякларда көчсезлек барлыкка килү, аларның кинәт оюы, гәүдәнең бер ягында тоемлау начараю, сөйләшү үзгәрү, күз күреме начараю, йөзнең бер ягы кыйгаю, йөрү, хәрәкәтләр үзгәрү, баш әйләнү, тигезлекне югалту, билгесез сәбәпләр аркасында кисәк кенә баш авырта башлау, уксу, косу, аң югалту (соңгылары күп очракта кан саву нәтиҗәсендә барлыкка килә) керә. Авыру кешедә шушы билгеләрне күрсәгез, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. 

 

Инсульт китереп чыгаручы сәбәпләр: 
– кан басымының даими югары күрсәткечләрдә торуы; 
– кан составында холестеринның югары күрсәткечләре (40-45 яшьтән өлкән кешеләргә аеруча игътибарлы булу, даими тикшеренеп тору кирәк); 
– тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану; 
– көндәлек стресс, нерв киеренкелеге, юк-барга борчылу, көнчелек. Болар инсульт һәм башка төр авырулар килеп чыгуга сәбәпче була. Шикәр авыруы белән интегүчеләрдә дә инсульт килеп чыгу ихтималы зур. 

 

Авыруны кисәтү 
Инсультны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Моның өчен иң гади, һәркем үти ала торган саклану чараларын үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үзеңә карата таләпчәнлекне һәм игътибарны арттыру мөһим. Әйтик, кан басымы югары кешеләргә аны даими үлчәп, табиб билгеләгән даруларны көндәлек куллану, режим белән туклану (рационда җиләк-җимеш, яшелчеләргә өстенлек бирергә, ризыкның калориясенә игътибар итәргә), ешрак җәяү йөрү, гәүдә авырлыгын нормада тоту, физик күнегүләрне чама белән арттыру, стрессларны җиңә белү, исерткеч эчемлекләрдән һәм тәмәке тартудан баш тарту киңәш ителә. Болар – иң мөһим һәм һәркем үти алырлык профилактик чаралар. 
Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә битараф булмагыз. Сәламәтлек – зур бәхет. Ваемсызлык аркасында шул бәхетегезне югалтмагыз! 
Динара Гайфиева, район үзәк хастаханәсе неврологы.

Рәзил Заянов фотосы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: