Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инсульт кичерүче райондашларыбыз саны артты

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә соңгы өч көндә 88 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Шуларның 18е - йөрәк-кан тамырлары авырулары, 5е - көнкүрештәге тән җәрәһәтләре, 4се кискен респиратор авыруы белән. Инфаркт кичергән бер райондашыбыз Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салынган булса, ике кеше инсульт белән Әлмәт хастаханәсенә салынган. "Поликлиникада ашыгыч ярдәм бүлмәсе дә эшли. Шәфкать туташлары фельдшер булмаган авылларга график нигезендә йөреп, планлы тикшерүләр үткәрә. Соңгы араларда инсульт кичерүче райондашларыбыз саны артты. Моңа даими стресслар, борчылулар да сәбәп булып тора. Сәламәтлегегезне саклагыз, барысын да күңелегезгә якын алмагыз", - дип кисәтә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев