Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инстафикер. Чулпан Дәүләтова: Мин – Татарстаннан!

Ливан ресторанына кичке ашка барырга чыктык. Лифт көтәбез. “Yes bro! Of course! Yes-yes, sure!” Торак арендасы буенча минем агентым яшь парга минеке белән янәшә бүлмәне мактый шулай.

Берничә секундтан без алар белән лифтта очраштык. Ул, минем иске танышым буларак, рус телен вата-җимерә әти-әнием белән исәнләште. Шунда ук Дубайда торак арендасы бәясе турында да гәп куертып алдык. Минем дә икенче урынга күчәсем килә. Ул миңа бик яхшы студия табарга тиеш (төннәрен кухня түшәменнән кайнар душы да булмасын). Лифт туктады, чыгуга таба юнәлдек һәм шулвакыт теге кыз (минем күршедәге бүлмәгә керергә теләгән парлар): “Сез Татарстаннанмы?” – дип сорады. Сез минем җавапны беләсез. 
Ничек уйлыйсыз: ул минем Татарстаннан икәнне кайдан белгән? Җавап шушы постта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев