Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инициатива - 2015

Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 15-17 май көннәрендә Васильево бистәсенең "Сосновый бор" лагеренда "Инициатива - 2015" исеме астында балалар иҗтимагый оешмасының республика күләм фестивале уздырылды. Фестивальдә Мөслим лицее укучылары Ралина Латыйпова, Айсылу Латыйпова, Виктория Фазылова катнашты. Делегациянең җитәкчесе - педагог-оештыручы Гүзәл Вагыйзова. Фестивальдә, укучыларны узып баручы уку елының нәтиҗәләре белән...

Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 15-17 май көннәрендә Васильево бистәсенең "Сосновый бор" лагеренда "Инициатива - 2015" исеме астында балалар иҗтимагый оешмасының республика күләм фестивале уздырылды.

Фестивальдә Мөслим лицее укучылары Ралина Латыйпова, Айсылу Латыйпова, Виктория Фазылова катнашты. Делегациянең җитәкчесе - педагог-оештыручы Гүзәл Вагыйзова. Фестивальдә, укучыларны узып баручы уку елының нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов катнашында "Татарстан Республикасында балалар иҗтимагый оешмасының үсеш перспективасы" дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Балалар зоналарга бүленеп тренинглар, уеннарда төрле мастер-классларда катнаштылар,проектлар ясадылар һәм якладылар. "Искиткеч вожатый" конкурсының финал өлешендә Ралина Латыйпова "Иң кызыксынучан, белемгә омтылучан" ("Самый любознательный") номинациясендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X