Мөслим-информ

Инглизләр чәй эчәргә ярата

Мәктәпләрдә уку елы дәвамында инлиз теле атналыклары уза. Дәресләрдә төрле конкурслар, тестлар үткәрелә, укучыларның белемнәре тикшерелә. Гимназиядә “Инглиз теле көне” проекты кысаларында узган регионара иҗади фестивальдә Башкортостан республикасының Чакмагыш районы, Сарман, Баулы, Минзәлә районнары мәктәпләренең инглиз теле укытучылары катнашты.

Традицияләр ярминкәсе 
“Инглиз теле көне” проекты җирлегебездә икенче ел рәттән тормышка ашырыла. Уку елы азагында нәтиҗә ясалып, җыентык та чыгарыла. Быелгы фестиваль өч өлештән торды. Кунаклар ярминкәгә килеп кергәндәй булды. Ә анда инглизләргә хас традицияләр һәм бәйрәм күренешләре тәкъдим ителде. Баек мәктәбе – чәй эчү традициясен, Түбән Табын мәктәбе – изге Патрик, Тойгелде мәктәбе – Хеллоуин, гимназия – Пасха, Мөслим урта мәктәбе – Раштуа, Тат. Шуран мәктәбе Яз бәйрәмен күрсәтте. 
– Мөслим районында үткәрелгән чаралар эзлекле, үзенчәлекле булулары белән аерылып тора. Бүгенге проект инглизләрнең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен дә күрсәтте. Укучылар, шигырьләр тәрҗемә итеп, татар һәм инглиз телләренең типологик үзенчәлекләрен дә анализлады. Көньяк Англия һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш топонимикасы белән дә таныштык. Инглизләрнең һәм татарларның поэзиядәге милли характеры бик охшаш икән. Әлеге очрашудан бик канәгать калдык, – диде Сарман районы укытучысы Зөләйха Заһидуллина. 
Инглизләр 
чәй ярата 

– Без инглиз телен укытып кына калмыйбыз, ә инглизләрнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен, бәйрәмнәрен дә өйрәнәбез. Инглизләр иртәнге ашка ныклап әзерләнә. Өстенлек йомырка тәбәсе, тост, чәй яисә кофега бирелә. Чәй эчү аларда аерым бер ритуал дияргә була. Тәмен үзгәртү өчен чәйгә сөт кушуны да нәкъ менә инглизләр уйлап тапкан, диләр. Чәй эчү ярышларында беренчелек аларда булыр иде, – ди инглиз теле укытучыларының район-методик берләшмәсе җитәкчесе, гимназиянең инглиз теле укытучысы Гөлшат Мөхәмәтҗанова. 
Хактан да, инглиз-ләрнең кулинария традицияләрендә чәй аерым урын алып тора. Англиядә хәтта шундый әйтем дә бар: “Җиде чынаяк чәй йокыдан торырга ярдәм итсә, тугыз чынаяк чәй йоклап китәргә булышачак”. Бу инде инглизләрнең көн дәвамында чәй эчәргә яратуларын күрсәтә. Кичке сәгать 5тә чәй эчү – инглизләр өчен чын ритуал. Бу вакытта Англиядә тормыш туктап калган кебек була. 
Яшел чәкчәк, җеннәр һәм тавык түшкәсе 
“Яшел” өстәлдә һәр нәрсә яшел төстә иде – прәннек-кәнфитләр, эчемлекләр, хәтта чәкчәк тә! Чәй өстәле янында кунакларны яшелдән киенгән егет-кызлар каршы алды. 
Яшел – Ирландиянең рәсми төсе. Илнең символы – клевер яфрагы киемгә беркетелә. Бу яфраклар уңыш һәм иминлекне гәүдәләндерә. Риваятьләргә караганда, нәкъ шул нигездә изге Патрик, изге Троицага ишарәләп, ирландиялеләрне христиан динен кабул итәргә үгетләгән. 
Куркыныч нәрсә күңелле дә була ала икән! 
Сүз инглизләрнең Хеллоуин бәйрәме турында бара. Скелетлар, җеннәр, әллә нинди шайтани затлар, демоннар, чит планета вәкилләре булып киенгән Тойгелде мәктәбе укучылары, гаҗәеп күңелле мәзәкләр сөйләп, кунакларга тәмле сыйлар тәкъдим итте.

Раштуа бәйрәмен Англиядә аеруча көтеп алалар. Йортларда күпләп шәмнәр яна, шәмнәрне матур итеп бизәү буенча да ярыша икән инглиз халкы. Раштуада төшке ашка табынга кыздырылган каз яисә тавык, фаршланган күркә, сливалы пудинг куялар. Бүлмә почмагында изрәп йоклаучы Санта Клаус, мандарин, чыршы исе килеп торган табын, киштәләрдәге бизәкле бияләйләр, итекләрне күргәч, үзеңне Англиядә кебек хис итәсең! Әлеге күренешне Мөслим урта мәктәбе укучылары әзерләгән иде. 
– Бөекбританиядә Раштуаны гаилә белән билгеләп үтәләр. Балалар, Санта Клаус бүләкләрне оек эченә салып калдыра, дип ышана һәм оекларны камин өстенә яисә карават аркасына элеп куялар. Балалар үзләре дә Санта Клаус өчен тәм-том әзерли. Теләкләрне хат итеп язсалар да, почта аша җибәрмиләр, ә каминга – утка ыргыталар. Хат янып беткәч, төтен өскә күтәрелә һәм Санта балаларның гозерен шуннан укып белә, дип ышаналар, – ди Мөслим урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Зыятдинова. 
Пасха – Англиянең төп бәйрәме 
Конференциянең икенче өлеше “Театр дулкыны” белән дәвам итте. Мари Бүләр, Олы Чакмак, Михайловка, Әмәкәй, Тат. Бүләр, Сал. Мухан мәктәбе укучылары инглиз телендә әкиятләр сәхнәләштерде. Кунакларга балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты, язучы Факил Сафинның балалар иҗатын үстерүгә керткән өлеше турында да мәгълүмат бирелде. Әкият персонажлары белән әзерләнгән пасха шулай ук конференциянең төп бизәге булды. Пасха Англиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе икән. Гадәттә, бу көнне чиркәүләрдә орган музыкасы яңгырый. Пасхаль якшәмбедә инглиз халкы урамдагы балаларга кәнфитләр һәм уенчыклар өләшә. Бәйрәм кичке карнавал белән төгәлләнә. Яшьләр исә иртәнгә кадәр күңел ача. 
– Инглизләр – бай традицияле, ипле, кунакчыл халык. Ял итәргә, тәмләп чәй эчәргә бик яраталар. Бутербродлар, джемлы печеньелар аларның өстәленнән беркайчан да өзелми. Ак ипине кыздырып, өстенә икра ягып, аның өстенә тозлы кыяр куеп бик тәмле бутерброд ясыйлар. Бүгенге конференциягә без дә шундый чәй тәме әзерләп алып килдек. Инглизләр бит чәйне фарфордан эчәргә ярата. Подностагы ак чынаяклар, чәйнек – инглизләрнең чисталык-пөхтәлек билгесе дә, – ди Баек мәктәбенең инглиз теле укытучысы Айгөл Мадъярова. 
Р.S. Чәй эчәргә, тәмле бутербродлар ашарга без үзебез дә яратабыз, анысы. Кунакка барсак, озаклап чәй эчүдә безне беркем дә уза алмый. Әллә безнең дә тамырлар Англиягә барып тоташа микән?! 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: