Мөслим-информ

Җинаятьләр кимегән

Район эчке эшләр бүлегендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм алга таба бурычлар билгеләү буенча отчет җыелышы үтте.

Бүлек җитәкчесе Раил Гатауллин, ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов еллык эшчәнлекне анализлап чыгыш ясады. Җыелышта катнашкан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, район суды рәисе Марат Вилданов, мировой судья Бриллиант Ханнанова бүлек эшчәнлеген яхшыртуга кагылышлы мөһим мәсьәләләргә тукталды, эшлекле тәкъдимнәр җиткерде. Соңыннан эчке эшләр бүлегенең бертөркем хезмәткәренә бүләкләр тапшырылды. 
Саннар мактый да, хурлый да
Алдан ук әйтеп куйыйк, район эчке эшләр бүлеге  еллык нәтиҗәләр буенча республикада – тугызынчы урында. Бер караганда гел дә начар күрсәткеч түгел кебек. Әлеге урынның үз категориясенә керүче 19 район арасында булуын белгәннән соң, “алтын урталыкта” икән дип куясың. Раил Гатауллин югарырак күтәрелү өчен киртә тудырган сәбәпләрне дә яшермәде. Беренчедән, ел дәвамында караклык һәм мошенниклык буенча кылынган җинаять эшләре тулысынча ачылып бетмәгән. Икенчедән, кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең артуы да гомуми эшкә кара тап булып яткан. Прокуратура һәм суд органнары тарафыннан җинаять эшләренә кагылышлы “дело”ларның кире кайтарылуы арткан һ.б. 
Бүлек җитәкчесе үз чыгышында узган елдагы эшчәнлеккә башка еллар чагыштырмасында бәя бирергә тырышты. Гомумән алганда, саннар мактый да, хурлый да. Төп күрсәткечләрнең берсе булган җинаять очраклары кимү күзәтелгән – барлыгы 131 җинаять (2019 елгыдан 7 очракка азрак) теркәлгән. Бәхеткә, үтерү һәм алдан уйлап кеше сәламәтлегенә зыян салу кебек авыр җинаятьләр күзәтелмәгән. Урлашу очракларының 12гә кимүе дә куандыра. Корал һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр дә 2019 ел белән чагыштырганда кимүгә таба. 
– Җинаятьләр саны кимүгә профилактика эшенең шактый көчәюе, максатчан рейдларның артуы, төнге мобиль төркемнәр белән нәтиҗәле эш оештыру уңай йогынды ясады. Шулай да җинаятьчелеккә каршы көрәштә булган резервлар тулысынча файдаланылды дип булмый әле, – диде Раил Гатауллин. 
Аның каравы уртача авырлыктагы җинаятьләр – мошенниклык, талау, икътисад өлкәсендәге җинаятьләр арткан. Саннар теле белән әйткәндә, мошенниклык очраклары – ике тапкыр, икътисадый характердагы җинаятьләр 2019 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек күбрәк кылынган. 
Тынычланырга иртә
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясенең узган ел районда үткән күчмә утырышыннан соң массакүләм мәгълүмат чаралары Мөслимне бөтен килешләрдә дә “төрләндерде”. Бу аңлашыла да, чөнки кеше үлеменә һәм имгәнүләргә китергән аварияләр саны буенча район антирекорд куйды. Җыелышта ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Хәйретдинов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендәге вәзгыятькә анализ ясап, проблеманың катлаулануына китергән сәбәпләргә тукталды. Алар шактый. Әмма аварияләрнең күбесенә исерек шоферлар сәбәпче булуын ассызыклый белгечләр. 17 юл-транспорт һәлакәтенең бишесендә автомобиль йөртүчеләрнең исерек булуы ачыкланган. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата ел дәвамында төзелгән 3887 административ беркетмәнең 97се руль артына исерек хәлдә утыручыларга булган. ДАИ хезмәткәрләре аварияләрнең ял һәм бәйрәм көннәрендә, дүшәмбедә иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә күзәтелүен белдерә. Республика комиссиясе утырышыннан соң ДАИ бүлеге эшенә конкрет үзгәрешләр дә кертелгән. 
– Юлларда үткәрелүче рейдларның көннәренә һәм вакытына төзәтмәләр керттек. Рейд бригадаларының составы үзгәртелде, бу чараларга бүлек җитәкчелеге дә тартыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә фиксацияләүче приборларны даими урнаштыру һәм аларның урыннарын алыштырып тору да күпмедер файда бирә, – диде Айнур Хәйретдинов. 
ДАИ хезмәткәрләренең урам-юл челтәрендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча 68 предписание кертүен дә әйтергә кирәк. Аларның 14е хәрәкәт тизлеген киметүне тәэмин итүче ясалма тигезсезлекләр урнаштыруга бәйле. Бүгенге көнгә аларның 7се урнаштырылган да инде. Декабрь аеннан автотранспорт хәрәкәте тизлеге машинага урнаштырылган мобиль прибор ярдәмендә дә үлчәнә башлаган. Күрелгән чараларның нәтиҗәсе – соңгы кварталда кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелмәгән. 
Утырышта катнашкан хокук тәртибе сагында торучы хезмәтләр җитәкчеләре район эчке эшләр бүлеге эшчәнлеген яхшыртуга кагылышлы фикер-тәкъдимнәр җиткерде. Аларның күбесе – юл хәрәкәте куркынычсызлыгына бәйле иде. 
– Авылларда спиртлы эчемлек кулланган хәлдә иркен йөрүче шоферлар бар. Участок инспекторларының да уяулыгы кирәк. Алар күп күрергә, күп ишетергә тиеш, – диде район прокуроры Данис Әхмәтҗанов.
Участок инспекторларын алкотестер белән тәэмин итү, машиналарына видеорегистратор урнаштыру кирәклеге дә әйтелде. Полиция хезмәткәрләренең үз белемнәрен күтәрү мөһимлеге дә ассызыкланды. “Армиядән кайткан егетләр безгә эшкә килә ала”, – ди бүлек җитәкчелеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: