Мөслим-информ

Имтиханнар башланды

24 майда “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уза. Укулар 31 майга кадәр дәвам итә. 1 июньнән җәйге каникуллар башлана.

9 сыйныфлар өчен имтиханнар 16 майда башланды. Бу көнне 33 уку­чы сайлап алган фән – туган (татар) теленнән сынау тотты. 9 сыйныфлар икенче имтиханны 19 майда инглиз теленнән тапшыра. Әлеге фәннән им­тихан сайлаган алты укучы сынауны Актаныш районына барып тапшыра­чак. Мәҗбүри булган математика һәм рус теленнән имтиханнарны быел 9 сыйныфны тәмамлаучы 187 укучы тапшырачак.

11 сыйныфларның беренче им­тиханы 26 майга билгеләнгән. Бу көнне 13 укучы сайлап алган фәннәр – химия, география һәм рус әдәбиятыннан имтихан тапшыра­чак. Рус теленнән БДИ 30 һәм 31 май көннәрендә үтә. 2 июньдә чыгары­лыш сыйныф укучылары –профиль дәрәҗәсендәге математика, 3 июньдә база дәрәҗәсендәге матема тикадан имтихан тапшырачак. Соңгы имти­хан 20 июньдә информатика буен­ча узачак. Имтихан тапшыру өчен резерв көннәр 9 сыйныфлар өчен – 4-9 июльгә, 11 сыйныфлар өчен 23 июнь-2 июльгә билгеләнде. Чыгары­лыш кичәсе 24 июньнән соң булыр, дип көтелә.

Журналистлар өчен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында үткән брифингта 2022 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде. Быел дәүләт имтиханнары гадәти режимда үтә. Быелдан баш­лап, бердәм дәүләт имтиханнары фе­дераль дәүләт белем бирү стандарт­ларына нигезләнеп үткәреләчәк. Контроль-үлчәү материалларындагы үзгәрешләр төрле типтагы мәгълүмат белән эшләү дәрәҗәсен тикшерү максатын күздә тотып төзелгән. Күпчелек биремнәр җавапларны аргументлар белән аңлатып бирүне, анализ күнекмәсе булуны таләп итә. Шул сәбәпле имтиханнарның вакыт буенча дәвамлылыгы да үзгәрде (кайбер фәннәрнеке киметелде, кайберләренеке арттырылды). Им­тихан материалларын интернет аша кабул итү, бланкларны имтихан ка­бул итү пунктларында сканер аша уздыру кебек процедураларда да үзгәрешләр бар. Быелгы имтихан нәтиҗәләрен укучылар РФ дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша да белә алачак. Имтихан нәтиҗәләре бу­енча апелляция бирү һәм аларны ка­рау процедурасы үзгәрешсез калды.

Фото – Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: