Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имтихан таләпләре үзгәрә

Мәктәпләрдә төрле фәннәрдән сынап карау им¬тиханнары үтте. Дәүләт имтиханнары алдын¬нан үткәрелүче мондый төр контроль балаларның белемнәрен алдан бәяләргә ярдәм итә.

Бердәм дәүләт имтиханна­рында үзгәрешләр бар. 11 сый­ныф укучылары быел аттестат алыр өчен мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан им­тихан тапшырачак. Узган ел, илдәге катлаулы вәзгыятькә бәйле, укучыларга мәҗбүри итеп рус теле генә бирелгән иде. 11 сыйныфлар, теләкләре булса, сайлап алыптагын берничә фәннән имтихан тап­шыра ала.

– 2022 елда төп дәүләт имти­ханнары – 20 майдан 2 июльгә кадәр, бердәм дәүләт имти­ханнары 27 майдан 2 июльгә кадәр узачак. РФ мәгариф ми­нистрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән документлардан күренгәнчә, 5-24 сентябрьдә өстәмә имтихан бирү көннәре планлаштырылган, – ди рай­он мәгариф бүлеге методисты Лилия Галимова.

Күптән түгел тугызынчы сыйныфларда төрле фәннәрдән сынап карау имтиханнары үтте. Сынауларны барлык укучылар да уңышлы тапшырган.

9 сыйныфлар рус теле һәм математикадан төп дәүләт им­тиханнарын тапшырачак. Мон­нан тыш укучылар тагын ике фәннән имтиханны үзләре сай­лый.

Район мәктәпләрендә 9 сый­ныфта – 187, 11 сыйныфта 67 укучы белем ала. 1 декабрьдә 11 сыйныфлар рус әдәбиятыннан йомгаклау иншасы язачак. Инша бердәм дәүләт имтиханы­на керү билеты – “допуск” булып бара. Йомгаклау иншасының те­матик юнәлешләре билгеле.

9 сыйныфларда рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә. Ул 2022 елның фев­раль аенда үтәр, дип планлаш­тырыла.

– БДИны уңышлы тапшы­ру өчен укучы да, әти-әни дә, укытучы да бердәм тырышыр­га тиеш. Имтихан нәтиҗәләре укучының киләчәген хәл итә. Югары уку йортларына мак­сатчан кабул ителү өчен ел дәвамында тырышып уку, үзлектән өстәмә шөгыльләнү таләп ителә, – ди Лилия Гали­мова.

Лилия Шәймиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X