Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имтиханнар тәмам: нәтиҗәләр нинди?

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланганга бер ай вакыт үтеп китте. Кемнәрдер җәйге ялларда булса, 9 һәм 11 сыйныф укучылары ай дәвамында имтихан тапшырды.

9 сыйныфта укучы 219 укучы татар теле, математика, рус теле фәннәреннән имтиханнар тоттылар. Болардан тыш физика фәненнән - 13, биологиядән - 17, химиядән - 9, җәмгыять белеменнән - 18, инглиз теленнән - 2, рус әдәбиятыннан -1 укучы белемнәрен тикшереп карадылар.ике мәҗбүри фәннән дә "2"ле алган 4 балага аттестат бирелмәячәк.

Чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучы 139 укучы өчен татар теле, рус теле, математикадан база һәм профиль өлешен тапшыру мәҗбүри иде. Киләчәктә укуларын физика фәне белән бәйләргә теләгән 55 укучы, химия буенча -16, рус әдәбиятыннан - 4, географиядән - 2, тарихтан - 7, информатика фәненнән - 2, биологиядән - 25, җәмгыять белеменнән - 69, инглиз теленнән - 5 укучы имтиханга керделәр.

Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән ким дигәндә 24 балл җыярга кирәк булса, химия, биология, физикадан - 36, тарих, рус теленнән - 32, чит телдән - 22, информатикадан - 40, җәмгыять белеменнән - 42, математикадан - 27 балл. Укучылар район буенча рус теленнән уртача 63,1 балл җыйганнар. Математика фәненең база өлеше 3,68 балл белән билгеләнсә, профиль өлеше 36,3 балл булган. Физика һәм җәмгыять белеме тапшыручыларның белемнәре 46 балл, химия буенча 59, рус әдәбиятыннан - 49, географиядән - 65, тарихтан - 36,9, информатика фәненнән - 48, биологиядән - 56,6, инглиз теленнән - 64,2 балл белән билгеләнә. Җәмгыять белеменнән 26% имтихан тапшыручы тиешле балларны җыя алмаган.

Узган ел белән чагыштырганда, рус теле, физика, химия, биология, география , чит телләрдән күрсәткечләр яхшырак. Рус теленнән иң югары балл җыйган укучылар арасында Зарина Габдуллина (гимназия), Альбина Шәйгәрдәнова (Тат.Бүләр), Марсель Әгъләмов (Михайловка), Рамил Мусин (Күбәк),Рушан Шәйхетдинов, Мария Максимова (лицей), Динара Әхмәдуллина (Мөслим урта), татар теленнән (ЕРЭ) Гөлназ Акмалова (Тат.Бүләр) мәктәпләре алдынгыларын атап китәсе килә. 9 сыйныфны тәмамлаучы - 11, чыгарылыш сыйныфын - 15 укучы аерым үрнәктәге аттестат белән тәмамладылар.

Бу уку елын 246 бала "бик яхшы" билгеләренә генә, 908 укучы уку алдынгысы булып бетерделәр. Район буенча сыйфат өлгереше -58,9% тәшкил итә.

Быелга имтиханнар тәмам. Алда - махсус урта һәм югары уку йортлары көтә. Имтихан нәтиҗәләре нинди генә булса да, без укучыларга уңышлар һәм ак юллар телибез. Иң мөһиме - тормышта үз юлыгызны табарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев