Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминят пенсияләренә фиксацияләнгән түләүне кабаттан исәпләү ничек башкарыла?

Пенсия фондының район бүлеге хәбәр иткәнчә, 2015 елның 1 январеннән фиксцияләнгән база күләме фиксацияләнгән түләүгә үзгәртелде. Ул иминият (хезмәт) пенсиясе составына керми, пенсия белән бергә түләнә.

Шуны да өйтергә кирәк, иминият пенсиясенә карата фиксацияләнгән түләү белән арту түләве "Россия Федерациясендә хезмәт пенсиясе турындагы" федераль закон (17.12.2001ел №173 ФЗ) нигездә башкарыла. (фиксацияләнгән база өлешенә туры килә)

Иминият пенсиясенә карата кабаттан исәпләнгән фиксацияләнгән түләү күләме гариза язмыйча түбәндәге очракта башкарыла:

-пенсионер 80 яшькә җиткәндә (туйдыручысын югалту сәбәпле пенсия алу исәпләнми);

-1 группа инвалидлык алганда, яки группасын үзгәрткәндә

(туйдыручысын югалту сәбәпле пенсия алу исәпләнми);

-гаиләдә хезмәткә яраксыз кешеләр күләме үзгәрүгә бәйле рәвештә (тәрбиядә тору вакыты бетү сәбәпле).

Иминият пенсиясенә карата кабаттан исәпләнгән фиксацияләнгән түләү күләме гариза нигезендә түбәндәге очракта башкарыла:

-гаиләдә хезмәткә яраксыз кешеләр күләме үзгәрүгә бәйле рәвештә;

- туйдыручысын югалту сәбәпле иминият пенсиясе алучының категориясе үзгәргәндә;

-тиешле күләмдәге календарь эш стажын Ерак Төньяк районнарында һәм (яки) Ерак Төньяк районарына тигезләштерелгән җирләрдә эшләп тапкан һәм (яки) иминият пенсиясенә югары фиксацияләнгән түләүне урнаштыру хокукы бирүче иминият стажы булганда;

-Ерак Төньяк районнарына яки шуңа тигезләштерелгән яңа урынга күчү, пенсионерның Ерак Төньяк һәм шуңа тигезләшкән районнарга чыгуы белән бәйле булганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев